Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Атнаның беренче көннәрендә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы була

13 октябрьдә төнлә һава температурасы 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча 11, 12 һәм 13 октябрьдә Татарстанда көндез +14 — +17 градус температура белән җылы һава торышы көтелә.

Дүшәмбе, 11 октябрьдә, көндез термометр баганасы +14 градуска кадәр күтәрелә, җил уртача тизлектә була. Бераз яңгыр яварга мөмкин.

Алдан фаразланганча, киләсе ике көндә, 12 һәм 13 октябрьдә, тагын да җылыта -  +16 һәм +17 градус булачак. Явым-төшем күзәтелми.

Төнлә температура күпкә түбән: 2-3 градус кына җылы була, 13 октябрьдә исә 0 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Синоптиклар фаразы буенча, якындагы өч көндә көчле җилләр күзәтелми, әмма иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә температураларның шактый үзгәрүе күренә.  

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев