Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» татар театр студиясенең «Зоопарк-Әлифба» спектаклен 500 казанлы тамаша кылды

Спектакль яшь актерларның зур сәхнәдә тәкъдим ителгән икенче иҗади эше булды.

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар театр студиясе үзенең икенче спектаклен – «Зоопарк-Әлифба» тамашасын күрсәтте, аны 500 ләп кеше карады. Бу хакта Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге хәбәр итә.

Спектакльне шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре нигезендә Хәбир Ибраһимов сәхнәләштергән. «Башта мин шигырь нигезендә әзерләнәчәк спектакльнең нинди булачагы турында уйландым, драматургиянең үз законнары бар бит. Соңрак Хәбир Ибраһимов шалтыратты, ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать иттем. Ул спектакль өчен текст әзерләде. Соңгы җыр спектакль өчен махсус язылды. Спектакль өчен минем әсәремне сайлауларына бик шат идем. Балалар бик яхшы уйнадылар», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты автор.

Тамашаның сюжеты буенча төп персонажлар – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ, алар апалары белән бергә «Зоопарк-Әлифба» серле квестында катнаша. Геройлар сынаулар аша үтә һәм юлларында төрле хайваннарны очраталар. Премьерага балаларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләгән. Спектакльгә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов.

 

 

Спектакльдә «Сәйдәш» үзәге базасында эшли торган «Апуш» студиясенең 30 баласы уйный. Спектакльнең режиссеры, студия җитәкчесе һәм актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова сүзләренә караганда, укучылар алдан ук рольгә «заявкалар» биргән. «Студиядә тәрбияләнүчеләр сәхнәне, театрны яраталар, иҗатка гашыйк һәм бик сизгерләр. Алар өчен сәхнәгә чыгу – зур дәрәҗә. Моны аңлап, алар тырышып шөгыльләнәләр һәм үз нәтиҗәләрен күрәләр. Укучылар кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә сайлап алынды. Шуңа күрә алар мондый мөмкинлек һәркемгә бирелмәвен аңлыйлар һәм тырыш хезмәт аркасында студиядә үз урыннарын алу кыйммәтен исбатларга кирәклеген белеп эшлиләр», – диде ул.

«Апуш» – Казан Мэриясе өчен әһәмиятле проект. Аны тормышка ашыру безгә зур илһам бирә. Укучыларның осталыгы арта. Балалар белән профессиональ остазлар эшләү барышында алар үз осталыкларын тагын да яхшырта. Бер елдан соң алар чын артистлар булачак», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Ул студия коллективының Йолдыз Шарапова әсәре буенча ачык имтихан күрсәтергә тиеш булуын, ләкин, дәртләнеп, алар әсәрне театр спектакле дәрәҗәсенә кадәр җиткерүләренә ассызыклады. Балаларның тырышлыгы аркасында чираттагы сәхнә әсәре барлыкка килгән.

Спектакльне «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге генераль секретаре Расих Сәгыйтов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, язучы-драматург, шагыйрь, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе Хәбир Ибраһимов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Шаян ТВ» телеканалының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова һәм «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина тамаша кылды.

Искәртеп узабыз, «Апуш» балалар татар театр студиясе үз эшен агымдагы елның февралендә Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә башлап җибәрде. Студиядә тәрбияләнүчеләр атнасына өч көн актерлык осталыгына, хореографиягә, сәхнә теленә, вокалга өйрәнәләр. Аларның беренче иҗат эшләре драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендәге «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле булды. Бу спектакль «Театраль Идел буе» конкурсының республика этабында беренче урынны яулады.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев