Мәдәни җомга

Актаныш – талантлар иле

Май аеның соңгы көннәрендә Актаныш яшьләренең талантлыгы, гүзәллеге белән хозурланып кайту бәхете эләкте әле.

Әүвәл мәшһүр шагыйрь Гамил Афзалның туган көнендә аның хөрмәтенә уздырылган әдәби бәйге йомгаклары белән таныштык. Аннары инде Чаллы каласында яшәүче Актаныш якташлар җәмгыятенең матур кичәсендә сокланып утырырга туры килде. Һәммәсен дә тәртип буенча тезик.


Татар шигъриятенең сатира һәм лирика остасы булган Гамил Афзалны Актаныш районында искә алу йоласы 20 елга якын дәвам итә. Гомеренең күпчелек елларын Әлмәт каласында яшәп үткәрсә дә, Гамил ага Актанышның Такталачык авылында 1921 елда дөньяга килгән. Тормышның астын өскә китерү гарасаты 4 ел элегрәк кузгалган булса да, большевикларча тиранлык сәясәтенең кансыз тәгәрмәче яңадан да 20 ел буе дәвам иткән әле. 1927 елда илне ашыгыч рәвештә үстерү һәм бар дөньяны шаккатыру өчен беренче бишьеллык план кабул ителә бит. Аның нигезендә Харьковта, Сталинградта һәм әле бистә хәлендә генә булган Магнитогорскида металл кою һәм тракторлар җитештерү өчен зур заводлар һәм яңа кала төзү гамәлгә куела, ә большевиклар тырнагына эләккән казнада бернинди мая да юк. Байлык туплау ысулы тиз табыла: хәлле крестьяннарны кулак дип танырга һәм аларның байлыкларын талап, индустриягә юнәлтергә! Эшче кулларны каян табасы дип баш ватмалы түгел, шул кулаклар сыйныфын чыбыркы һәм мылтык көпшәсе астында яңа заводлар төзелешенә озатырга!.. Менә шулай итеп, авыл гыйбадлары барча Такталачык өчен үрнәк булган Гыймазетдин агай гаиләсен кулакка чыгарган да ерак Урал тарафына куып озатканнар. Республика буенча 45 меңгә якын кешене Пермь өлкәсенә, Уралга, Себергә «олактырып», Татарстан «кулак»ларга каршы көрәш буенча барча Россия күләмендә «рекорд» куйган. Магнитогорск каласын да туя белмәс илгә туган туфрагыннан куылган татар төзеп биргән!..

Туган нигезеннән куган чакта 9 яшьлек Гамилне дә ат арбасына чыгарып утыртканнар. Сабый баланы рәнҗетмәсләр әле, дигән өмет белән, яңа гына сырган фуфайка белән кичә генә бәйләнгән оекбашны да Гамил астына куеп «яшергәннәр». Ләкин илгә кичәге Щукарьлар шикелле хәерче-гыйбадлар хуҗа булып алган замана бит. Шундый гоҗларның берсе: «Хәзер бу сәвитнеке, ул безнеке!» – дип кычкырып ташланган да, сабый Гамил астыннан да фуфайка белән оекбашларны талап алып калган...

Гамил абый шушы нахак рәнҗетүне кабул итә алмады, күрәсең, күрше Әлмәттә генә яшәсә дә, кабат туган авылына кайтып күренмәде. Ә үзе барыбер Актанышны якын иткән инде. 80 яшьлек юбилей кичәсендә котларга дип чыккач, мин фәкыйрегезне дә «Син Актанышныкы, сиңа ярый, янымда тор», дип байтак минут сәхнә түреннән төшермичә тотты... Ходайның рәхмәте, кадерен үз вакытында күрә белделәр: шәһәр башлыгы Ришат Әбүбәкеров менә шушы 80 яшьлеге уңаеннан Гамил абый яшәгән урамга әле ул үзе исән чагында ук аның исемен дә биреп куйды...

Гамил абыйны, әлбәттә, Актанышта да чиксез сагыналар. 2003 елда вафат булганнан соң, һәр май ае саен аны искә алу көне, аның хөрмәтенә республика мәктәпләрендә Гамил Афзал конкурсы үткәрелә. Быел да менә конкурста Татарстан гына түгел, Башкортстан, Чуашстан, Марий Эл укучылары да катнашкан икән. Алдынгылык яулаган вәкилләре Гамил абыйның туган авылы Такталачыкка да барып килде. Гамил абый исемен йөртүче урамда, элек алар йорты урынына куелган стеланы авыл мәчете һәм җәмәгатьчелек үзәге янына күчергәннәр, бөек шагыйрьне искә алып, шул стела янына чәчәкләр дә салдык. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы Актаныш үзәгендә, әле былтыр гына ачылган Гуманитар гимназия бинасында узды. Конкурста Гран-при бүләгенә лаек булган Рәлиф Гыйздәтуллин атлы егетнең шигырьләре аеры җәлеп итте. Берсе бик гаҗәеп. Егет быел гына үзенең урта мәктәпне тәмамлавын да әйтми. Туган өенә кайтып керә дә әнисен кочып ала. Ихатага чыгып, абзар тирәсендә тир түгүче абыйлары белән хозурлана. Аннары акрын гына зиратка юнәлә дә «Исәнме, әти!» дип каберне сәламли. Шигырь тәмам, ә егетнең ятим үсүе, михнәт-сызланулар әйтелмичә кала...

Гимназиядә 400 дән артык, хәтта урыс өлкәләреннән килгән балалар да белем ала. Әлбәттә, замана таләбе буенча, информатика фәненә урын мул бирелгән. Шул ук заманага яраклашып, балалар компьютерларда комикслар ясарга да өйрәнә. Журнал рәвешендә чыгарып куелган бер комикста 1681-1684 елларда узган азатлык явының җитәкчеләреннән берсе булган Сәет хәзрәт Җәгъфәр улының рәсемен күреп, нык гаҗәпкә калдым. Нигә Сәет Җәгъфәр? Аның туган төбәге билгесез, ул фетнә отрядлары белән дә Пермь, Көңгер, Чиләбе араларында яу йөргән. Ә шул ук азатлык явының юлбашчысы булган Теләкәй морза Улукай углы үзебезнең Актаныш районыннан чыккан, шушында ук үз исемендәге Теләкәй авылын нигезләп калдырган, 1684 елда дар агачына асып үтерелгән батыр лабаса! Нишләп Актанышныкылар аны данга чөйми, газиз Теләкәйләре белән нигә горурланмый?.. 

Сере ерак түгел: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләп чыгарган тарих дәрес­лекләрендә фетнә белән Пермь якларында җитәкчелек иткән Сәет Җәгъфәр исеме генә теркәлгән, ә Актаныш туфрагында туган бөек Теләкәй искә дә алынмыйча, йомылып калган икән. Министрыбыз Илсур әфәнде Һадиуллинны бик тә хөрмәт итәм, мәктәпләр өчен дәреслекне кайсыдыр институтның үтә зур «тарихчы»сы әзерләп биргәндер, дип гөманлыйм. Ләкин күңелне ачы сорау тырный: «Министрлык вәкилләре, дәреслекләр язуны надан «тарихчылар» кулына тапшырып, ник дәүләт акчасын суга саласыз сез?!.»

Актаныш үзәгендәге мәдәният паркы ел саен үзгәрешләр белән сокландыра. Бер ай элек кенә хезмәттәшебез Ләбиб Лерон Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган иде, аның рәсеме белән атын инде шундый дәрәҗәдәге якташлары хөрмәтенә булдырылган стелага да куярга өлгергәннәр. Ләбибне ике-өч ай яшәве өчен генә Мөслимдә дә район стеласына эләргә ашыкканнар, әмма асыл егет Актаныш туфрагында тәпи баскан кеше, гыйлемне дә Олы Имәндә алган.

Актаныштагы гуманитар гимназиянең актлар залында кичә рәвешендә үткән тантанада ук шушы мәктәп укучыларының бию төркемнәре, яшь җырчылар чыгышы сокландырган иде, икенче көнне мондый манзара Чаллы каласындагы «Энергетик» мәдәният сараенда да дәвам итте. Чаллыда яшәүче актанышлыларның елына бер мәртәбә җыелып, зур кичә үткәрә торган күркәм йоласы бар, аңа Актанышның үзеннән дә кунак­лар чакыралар. Узган ел гына коронавирус зәхмәте мондый чараны уздырырга ирек бирми калды. Әллә шуңадырмы, район башлыгы Энгель Фәттахов Чаллыдагы кичәгә «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблен дә, шул зәхмәт аркасында ике ел буена зур сәхнә күрмичә җәфаланган талантлы балаларны да алып килгән. Ике йөз вәкилдән хасил кунакларның ике сәгатькә сузылган чыгышы күңел өчен ял да, якташ талантлар сәләтенә соклану учагы да булды.

Районнар буенча йөрмичә тормыйбыз, хәтта күршедәге Удмуртия, Башкортстан, Чувашстан рес­публикаларының калаларында да балалар коллективларының җыр һәм биюләрен дистәләрчә тапкыр күзәткән бар. Үзебезнең Татарстандагы һәрбер район үзәгендә сәнгать мәктәпләре эшләп тора, һәрберсендә яшь буын җыр-биюгә өйрәнә. Бер район башлыгының балалар ансамблен киендерү өчен генә дә ел саен бер-ике миллион тәңкәне казнадан махсус рәвештә бүлеп бирүен дә беләм. Һәм һәркемгә мәгълүм: Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та, сәнгать дөньясы, эстрада яңарсын дип, ел саен 20 миллион тәңкәне «Үзгәреш җиле» фестивале өчен бүлеп тора. Ләкин иң аянычы – ул «җилләр» дә, 20 миллионнар да сәхнәне яңартмый, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева кебек талант ияләрен бер дә өстәми шул.

Актаныш туфрагында һәрбер агач, хәтта табагач та бии, дигән гыйбарәдә хаклык та бар шикелле. «Энергетик» сәхнәсен ду китереп биегән һәм ун ел элек үк барча Татарстан районнары арасында бердәнбер булып «дәүләт ансамбле» статусын алган «Агыйдел» коллективының яңадан-яңа, гел үзгәреп торучы чыгышларына  таң калмыйча мөмкин түгел. Бер дә, башкала коллективлары шикелле, «Кармен», «Фигаро» спектакльләре яисә Чайковский, Вагнер, Шопен көйләрен дә сайлап тормаганнар, үзебезнең «гап-гади», инде меңнәр колагы һәм күңеле өчен газиз «Талы, талы», «Ай, былбылым», «Олы юлның тузаны», «Агыйдел буенда җәяү йөрисем килә», «Тал әйләнә» җырларының моңы уңаена теттерәләр генә! Һәрбер чыгышлары – аерым спектакль, һәрбер бию – өр-яңа, кабатланмас дөнья! Ансамбльнең һәр биюен тудыручы һәм сәхнәгә куючы Лилия Фәтхуллинаның таланты алдында мең кат баш иясе! 

Сабыйларның «Ак инеш» ансамбле коллективын районнан-районга йөртә-йөртә, үрнәк итеп күрсәтсәң дә була. Ул «Йолдызлык» фестивалендә быел юкка гына республика күләмендә Гран-при яуламаган инде! Президентыбыз финанслаган «Үзгәреш җиле» фестиваленең катып калуы, бер урында таптану икәнлеге турында да әйтеп үттек. Ул фестивальне оештыручылар Актанышның Лилия Хөсәенова, Рәзилә Галиева кебек гүзәлләре җырлавын бер тыңласын иде. Аларның Венера Ганиеваны да көнләштерерлек нәфис тавышларын, былбыл шикелле сыгылмалы итеп, гөлдән-гөлгә сикергәләп сузган моңнарын тыңлап туя алмаслык!..

Һәрберебезгә мәгълүм: гүзәллекне тасвирлау, мактау өчен сүз табуы читен. Асылташларны үзең барып күзәтү кыйбатлырак. «Агыйдел» килми калмас, аңа сокланыгыз!

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары. 
    
        

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: