Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Актаныш сабак бирә

Газиз телебезне саклап калу өчен көрәш милләт алдына бөтен кискенлеге белән килеп басты.

Тел саклауны ата-ана яки гаилә сыртына гына аударып калдырмыйча, аны тулаем милләтебез һәм дәүләт кайгыртучанлыгына кую – мөһим бурычыбыз.

30 сентябрь көнне менә шул максаттан республикабызның татарлар күпчелек булып яши торган 21 район башлыгы Актаныш район үзәгенә җыелды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә килгән башлыкларның нияте бер – Актаныш районында татар телен саклау буенча тупланган тәҗрибәне үзләштерү һәм аны үз җирлекләрендә дә үстерү, киңәйтү иде.

Актаныш үзәгендә бөтен республикадан сайлап җыелган сәләтле балалар өчен гуманитар юнәлештәге махсус интернат-гимназия, шулай ук Татарстан районнарында бердәнбер булган һәм дәүләт статусы алган “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле эшләү – бүген һәр татарга мәгълүм. Район үзәгендә яшь талантлар үз сәләтләрен камилләштерсен өчен “Бүләк” исемле ял лагере, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен төзелгән спорт сарайлары, балаларның иҗат үзәкләре, хәтта ветераннар, бергә җыелып, хор яки үзешчән театр репетицияләре үткәрә алсын өчен “Игелек” үзәге дә бар. Милли горурлыкны арттыру юлында бу гамәлләрне генә азсынып, район җитәкчелеге Актаныш уртасында гаять матур мәдәният паркы да төзеп куйган. Анда сәнгать мәктәбе укучылары үз иҗатлары белән сокландырсын өчен аерым мәйданчык та корылган. Бер ягында – республикакүләм танылган музыкантлар һәм композиторларның рәсемнәре тезелгән, икенче ягында яшь гармунчыларга чыгыш ясау өчен калдырылган махсус җайланмалар, уртада исә– гармунга һәйкәл (респуб­ликада  бердәнбер!) куелган почмак, алга таба исә районнан үсеп чыккан һәм республиканың “атказанган” яки “халык” таланты исемнәренә лаек булган мәдәният әһелләре исемнәре мәңгеләштерелгән такталар, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 6 якташ хөрмәтенә куелган махсус стела бар. Мәдәният паркы районның Мәдәният сарае каршына килеп кушыла. Шул урында район халкыбызга бүләк иткән 8 талант иясе – рәссамнәр, язучылар һәм артистлар хөрмәтенә бюстлар куелган, ә уртада исә – моң алиһәсе Әлфия Авзаловага багышланган һәйкәл.

Мәдәният йортында кунаклар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм район үзешчәннәренең чыгышларын, Нурихан Фәттахның “Әтил суы ака торур” әсәре буенча Актаныш халык театры куйган тарихи спектакльдән өзекне тамаша кылды. Шушында ук Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә Актаныш район хакимияте һәм Татарстан Язучылары берлеге булдырган Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшырылды. Тантанага махсус рәвештә чакырып кайтарылган якташ язучы һәм шагыйрьләр район китапханәсендә барча республика буенча оештырылган Г.Афзал исемендәге әдәби конкурста җиңүче балаларга бүләкләр тапшырды.

Район башлыклары соңыннан Актанышның урта мәктәпләре һәм балалар бакчаларына да сәяхәт кылды. Мәгариф үзәкләренең эшчәнлеге белән танышу – алар өчен бер үрнәк кенә. Ә газиз телебезне, бөек Тукай телен саклап калу өчен көрәш ысуллары чикләнмәгән, моның өчен һәммә көчне берләштерергә һәм карагруһчыл төркем басымына бирешмәскә кирәк. Безнең язмыш – туган телебез өчен көрәштән аерылгысыз.

В.ИМАМОВ.
Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев