Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Актаныш районы башлыгы билбау көрәше буенча дөнья чемпионнарын котлады

Көрәшчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Саба районы Миңгәр авылында билбау көрәше буенча узган дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм аларның остазларын кабул итте.

Энгель Фәттахов Актаныш данын дөньякүләм таныткан көрәшчеләр белән күрешеп аралашканнан соң һәрберсенә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

Казан Дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты студенты, Яңа Әлем авылы егете Раббани Нургалиев 60 килограмм авырлыкта I урын (остазы Ришат Нургалиев), быел Татар Суыксуы мәктәбен тәмамлаган Заһид Шәйхәйдәров 65 килограмм авырлыкта I урын (остазы Раил Сираев) алды.

Пучы мәктәбен тәмамлап энергетика көллиятендә укучы Илназ Шәмсиев 70 килограмм авырлыкта III урын (остазы Әнис Садри) яулады. 

«Сезнең бу җиңүегез район, республика өчен зур дәрәҗә! „Кичәге чемпионнар булмый“, диләр. Сез шушы яшегездә дөнья чемпионы титулын яулап үзегезнең киләчәгегезне билгеләдегез. Янәшәдәгеләр, туачак балаларыгыз өчен сез һәрвакыт чемпион, шушы исемегезгә күләгә төшермичә матур итеп яшәргә, үсәргә язсын сезгә!» — диде район башлыгы Энгель Фәттахов. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев