Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Актаныш биючесе Фаяз

Мәскәүдә Октябрь революциясенең 70 еллык юбилей концертында Татарстаннан чыгыш ясаган өч биюченең берсе Фаяз була

Актанышның сәнгать мәктәбендә хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаяз Әмирхан улы Әминев белән гәпләшеп утырабыз. Ул – Актанышның Яңа Җияш авылында туып-үскән, чирек гасырга якын шушы мәктәптә балаларны бию сәнгатенә өйрәткән, районның күп сәнгать коллективларын оештырып, аларны конкурслар җиңүчесе итеп тәрбияләгән шәхес. 

Чәчләре чаларган, инде 65 яшенә якынлашып килүче, әмма әле дә җыйнак гәүдәле ир-ат 1970-1980 елларда Актанышның данын еракларга тараткан «Агыйдел» дәүләт ансамбленең иң оста биючеләренең берсе булган.  Фаяз Әминевнең бию хәрәкәтләренең сыгылмалылыгы һәм образга керә белүе белән дә аерылып торуы турында сөйлиләр. Мәскәүдә Октябрь революциясенең 70 еллык юбилей концертында Татарстаннан чыгыш ясаган өч биюченең берсе Фаяз була. Шул ук вакытта хореограф «Агыйдел» дәүләт ансамбле тарихына биюләр кую остасы буларак та кереп калган. Ул елларда «Сабантуй», «Уңыш бәйрәме», «Туй» хореографик композицияләре коллективның йөзек кашына әверелә. Ф.Әминев җитәкчелегендә 60-70 бала белән куелган күмәк биюләр районда үтә торган Сабан туе, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне ямьләндерә, алдынгылар слетлары да Ф.Әминев әзерләгән сценарийлар, аның укучылары башкаруында коллектив биюләр белән ачыла. Ул эшләгән чорда район күләмендә уздырыла торган бер генә бәйрәм һәм тантана да Фаяз әфәнде һәм аның укучылары катнашыннан башка узмый. 1985 елда Актаныш сәнгать мәктәбендә хореография классы укытучысы Ләйсән Әхәтова-Шәязданова, тормышка чыгып, декрет ялына киткәндә, үз урынына «Агыйдел» дәүләт ансамбленең солисты, тирә-юньдә оста биюче булып танылган Фаяз Әминевне тәкъдим итүе дә гаҗәп түгел. Ул елларда Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә җыр-биюдә осталыкларын чарларга теләүчеләр күп була. Аларны мәктәпкә конкурс белән генә кабул итәләр. Коридор буйлап тезелеп чиратка баскан балаларның һәрберсен, берәмләп чакырып, сәләтен тикшерәләр. Хәзерге вакытта Актаныш сәнгать мәктәбендә сольфеджио укытучысы Резеда Хаҗиеваның да олы кызы Фаяз Әминевтә укыган. «Кызымны кабул итү конкурсына алып килдем. Фаяз абый Ләйсән апа белән балаларның биюгә сәләтен тикшерә. Биючеләр нечкә билле булырга тиеш. Миңа Ләйсән апа Шәязданова, кызың тазарак, күрсәтеп тә торма, ди. Әмма Фаяз абый үзе кызымны «бака»га яткырып, шпагатка да төшереп карады, бала барысын да булдырды, алга таба аңарда биш ел биюдә укыды. Безнең Фаяз абыйга рәхмәтебез, ихтирамыбыз чиксез», - ди ул.

Фаяз әфәнде сәнгать мәктәбендә балаларга халык биюләрен дә, бал биюләрен дә, заманчаларын да өйрәтә. Хәрәкәтләрне шомартуда исә хореографның үзенең сыналган алымнары бар. Әйтик, гади генә алмаш атлап йөрү элементы. Фаяз аганың аны кыз-малайлардан үзе булдырган күнегүләр аша чарлата. Хореограф балаларның бию дәресенә йөртә торган көндәлекләрен идәнгә, зур түгәрәк ясап, тезеп куя да, балаларны, берәр метр ара калдырып бастыра, аннары биючеләргә шул дәфтәрләрне агып торган су итеп күз алдына китерергә куша. Балалар шушы «инеш»не уң аяк белән сикереп чыгарга тиеш була. Аннары 2-3 дип аякны алыштыралар да икенче яктан сул аяк белән сикереп чыгалар. Сынны төз тотуга, сыгылмалылыкка, музыкальлелеккә, адымнар атлауга һ.б. һәркайсына аерым игътибар бирелеп, таләпләр куела. 

Дәрескә балаларның ап-ак оекбашлардан килүе, кызларның чәчләрен үстерүе таләп ителә. Алар аны, юешләп маңгайны ачып тарап, лакка катыралар, толымнарын җыйнап, прическалар ясап киләләр.

Күнегүләр сәгать тә 20 минут дәвам итә. Бер төркем чыгып китә, икенчесе керә. Һәркайсында 16-20 бала. Җылыту системасы дөрес эшләмиме, тәрәзәләргә парланып бозлар ката торган була. Балалар сулышыннан көзгеләр тирләп бетә, аларны тиз генә сөртәләр дә, дәрес яңадан дәвам итә. Кызлар-малайлар исә күнегүләр тәмамланганда манма суга төшә. Төркем алмашынганда,тәрәзәне әз генә ачып алалар да кире ябалар. Шушы рәвешле көн саен 3-4әр төркем дәрес ала.

Актанышта Ф.Әминевнең бик төгәл кеше булуы да телләргә кергән. Кайвакыт аккомпаниатор Сәвия Таһирова, хореограф күрмәгәндә, будильникны биш минутка алгарак күчереп куя, янәсе балаларны иртәрәк чыгарсын. Сәгатькә күрсәтеп, «Дәрес тәмамланды», – ди. Әмма ­Ф.Әминев шушы биш минутны сизә. «Юк әле, вакыт бар», – дип, дәресне барыбер үз вакытында тәмамлый. Кечкенә балаларны алып килүчеләр кием алыштыру бүлмәсендә көтеп утыра. «Ул елларда шулай эшләдек, хәзер генә мәктәптә заманча шартлар тудырылды», – ди Сәвия Таһирова.

Ул елларда мәктәпнең Фаяз ага Әминев җитәкчелегендәге «Бәхетле балачак» бию ансамбле аеруча зур уңышларга ирешә, рус, украин, казах, белорус, үзбәк, мордва, мари, башкорт, чуаш биюләре белән бик күп конкурсларда җиңү яулый, зона ярышында беренче урынны алып, «Созвездие»гә кадәр барып җитә. Гомумән, «Бәхетле балачак» бию ансамбле 27 ел дәвамында респуб­ликаның иң көчле коллективлары арасында көндәшлекне тота. Ул елларда ансамбль итальяннарның «Тарантелла», казахларның «Җайдак­лар», испаннарның «Арагонская хота», рус халкының «Балалайка», үзбәкләрнең «Андижанская кадриль» кебек бию­ләр белән дә төрле бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулый. Әмма хореографның таланты аеруча татар биюләрен куйганда ачык тоемлана. Ф.Әми­нев куйган татар биюләре оста башкарылуы, хәрәкәтләренең матурлыгы белән хәйран итә.

Конкурсларга бик кечкенә балалар белән дә йөриләр. Кызлар-малайлар арасында беренче сыйныфта укучылары да хәтсез. Казанга, элекке тәбәнәк арткычлы автобусларга утырып, (җиде сәгатьлек юл узарга кирәк) иртәнге дүртләр тирәсендә кузгалалар. Барып җиткәч, балаларның чәчләрен тарап үрәләр. Чыгыш ясаганда «биюче нәни артистлар» алҗып беткән була, әмма хореографның өйрәткәннәре төгәл үтәлә. Казанга чыгып киткәндә әниләре кесәләренә салган акчага төрле әйбер алып ашаулары, суны күп эчүләре дә юлда йөргән балаларга җайсызлык тудыра. Аккомпаниатор белән хореограф, алар, автобуста йоклап киткәч, авып китмәсеннәр дип, кырыйларына утыра. Шушы кыенлыклар белән катнашкан «Шома бас», «Ватан», «Балачак ритмнары» республика смотр-конкурсларында, Татнефтьнең «Рухият»фонды тарафыннан үткәрелгән «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшьләр иҗаты фестивалендә дә Ф.Әминев җитәкчелегендәге коллективлар гел беренче яки икенче урынны алып кайта торган була. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисткасы Раилә Гарипованың «Республикада Фаяз кебек халык биюләрен куя алучы хореографлар берничә генә», – дигән сүзләре Ф.Әминевкә бирелгән зур бәя.

Әлбәттә, һәр мәдәният йортының үз сәнгати осталыгын арттырасы килә. Ә Актанышта моны Ф.Әминевтән дә яхшырак итеп башкарып чыга алырдай хореограф юк. Күп кенә оешма һәм авылларның мәдәният йортлары җитәкчеләрен дә үзешчән коллективлар белән биюләр куюын сорап нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә. 1986 елдан Иске Кормаш мәдәният йорты каршындагы «Чишмә» бию ансамбленә халык исеме бирелү турыдан-туры ­Ф.Әминевнең хезмәте нәтиҗәсе, коллектив елдан-ел матур җи­ңү­ләр белән сөендерә, район сәнгать конкурсларында алар еш кына Гран-прига ия булса, «Балкыш» республика фестивалендә дә һәр елны лауреат исемен үз кулларында тоталар. Шулай ук Сәфәр, Богады, Татар Суксуы, Зөбәер, Уразай авылы, үзәк хас­таханә бию коллективлары да Фаяз әфәнде куйган «Чабата», «Яулык белән шаяру», «Кичке уен», «Аулак өйдә», «Килен төшкәндә» кебек фольклорга нигезләнгән биюләр белән уңышка ирешә. Шул ук вакытта талантлы хореограф ул елларда районның Пионерлар йортында бию түгәрәген алып бара, Сәфәр, Богады, Актаныш урта мәктәпләрендә, техникумда, хастаханәдә бию ансамбльләре оештыра, алар республика үзешчән сәнгать коллективлары конкурсларында, смотрларда җиңүләр яулый. Ф.Әминевнең төгәллеге балалар белән эшләү тәҗрибәсе башка укытучылар өчен дә өлге була. Мәктәптә пианино укытучысы, аккомпаниатор Лилия Мостафина бу хакта турыдан-туры әйтә. «Укучылар белән ничек эшләргә, төгәллеккә без аңардан өйрәндек», – ди. Хореографның элекке укучылары бүген дә очрашкач, аңа рәхмәтләрен әйтеп китәләр. Әйтик, Гөлнәмия Солтанова дигән ханымның ике кызы да Ф.Әминевтә бию сәнгатенә өйрәнгән. «Институтта укыганда кызларыма Фаяз биргән дәресләр бик нык ярдәм итте», – дип искә төшереп ала.

Алай гына да түгел, Ф.Әминев гаиләсендә дә акыллы ир-егет, әйбәт әти буларак кадерле. Аның төгәллеге, чисталык-пөхтәлекне яратуы, эшне җиренә җиткереп башкаруы, шул ук вакытта гайбәт сөйләмәве, сабырлыгы, тыйнак­лыгы, тынгысызлыгы – уллары өчен дә үрнәк. Ул балаларын олыларны зурларга, кечеләрне кече итәргә, кешелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән.  Инде үзләре әти булырга өлгергән Нияз белән Илназның Фаяз әфәндегә ихтирамы зур. Фаяз әфәнде еш кына уллары, киленнәре, оныклары белән бергәләп Караталда – Яңа Җияштә концерт куйгалый икән.

Бүген остазларының эшен укучылары дәвам итә. Алар арасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүчеләр, музыка мәктәпләрендә укытучылар хәтсез.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев