Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорый

Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне яклап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган. Хатта әлеге мөрәҗәгать буенча имза җыюны башлап җибәрү ниятләнүе дә хәбәр ителә.

2022 елның апрелендә Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең урыны билгеләнеп, эскиз проектлары төзелә башлаганнан соң, мәчет атамасының язмышы хәл ителә башлады. Җәмәгатьчелектә бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр яңгырады. Шулар арасында иң популярлары “Хан”, “Казан-Хан”, “Мәрьям” исемнәре иде.

Аксакаллар шурасы мәчеткә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне иң уңай вариант дип саный. Президентка юлланган мөрәҗәгатьтә Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиевның әлеге исемне хуплап, аның бер үк вакытта Мөхәммәт Пәйгамбәрнең һәм Олуг Мөхәммәт ханның исемнәренә ишарәләп торучы атама булуын уңай күрүен белдергән фикере урын алган. Шулай ук, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да әлеге исемгә өстенлек бирүе хакында хәбәр ителә. 

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов әлеге атаманың иң уңай вариант булуын Олуг Мөхәммәт ханның татар тарихында гаять әһәмиятле урын тотуы, иң күренекле җитәкчеләрнең берсе булуы, Казан ханлыгының беренче, шул ук вакытта Алтын Урданың соңгы ханы булуы белән аңлата. Моннан тыш, Рәүф Ибраһимовның фикере буенча, бу исем шактый символик та булачак. 

“Әлеге атама Мөхәммәт Пәйгамбәрнең исеменә дә ишарәләп торачак. Бөек татар ханына нәкъ менә Пәйгамбәребез хөрмәтенә Мөхәммәт исеме кушылган була. Мөхәммәт хан исә үзенең сәяси эшчәнлегендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең хәдис-васыятьләренә таянып эш итә торган булган”, - диелә мөрәҗәгать хатында.

Аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне изге бурыч дип саный. “Мөхәммәт ханның Казаныбызның зур мөселман шәһәре һәм татар дәүләтчелеге үзәге буларак үсешенә керткән әһәмиятле өлеше без - мирасчыларның рәхмәтенә лаек. Рәхмәтебезне белдерү йөзеннән эшли алган иң яхшы гамәлебез - Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирү булыр иде”, - диелә бу хакта мөрәҗәгать хатында.

 

Регина Габдрахманова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев