Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Аккош күлендә гастрофест: кыстыбый әзерләү буенча рекорд, Тина Кузнецова чыгышы һәм пешекчеләр көрәше

24 нче сентябрьдә күл янындагы мәйданда милли, Европа һәм паназиат ризыклары белән 40 фудтрак эшләячәк.

24 нче сентябрьдә Казанда Аккош күлендә икенче гастрономия фестивале узачак. Чара кунакларын якты мәдәни программа, чарада катнашучылардан төрле сыйлар, кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую һәм башкалар көтә.

Гастрофест 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак. Күл янындагы мәйданда 40 тан артык фудтрак урнашачак, аның янында Казан рестораторлары кунакларны милли, Европа һәм паназиат ризыклары белән сыйлаячак. Алар бай меню тәкъдим итәчәк – гап-гади фастфудтан бәйрәм ризыкларына кадәр. 

Шулай ук гастрофестивальдә Казан рестораннары пешекчеләре һәм блогер-кулинарлар арасында көрәш узачак, алар халык алдында тәкъдим ителгән ингредиентлардан ризык әзерләячәкләр. 

Моннан тыш, теләгән һәркем Россия шеф-пешекчеләре гильдиясе оештырган мастер-классларда катнаша алачак. Балалар өчен төрле спорт һәм иҗади дәресләр, пицца әзерләү буенча мастер-класслар оештырылачак. 

Гастрофестның төп вакыйгасы 10 минут эчендә 1000 кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую булачак. 

Фестивальдә товарлар ярминкәсе – KazanBazarGastro эшләячәк, анда үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр интерьер һәм декор предметлары, ә республиканың төрле районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары экологик яктан чиста җирле продукция тәкъдим итәчәк. 

Көн дәвамында кунаклар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары яхшы кәеф тудырачак, ә концертның хедлайнеры Тина Кузнецова булачак. 

Шәһәрлеләр фестиваль узган урынга махсус шаттлларда килеп җитә алачак, алар «Ремплер» тукталышыннан бәйрәм мәйданына кадәр йөриячәк. Бу көнне җәмәгать транспорты хәрәкәтенең интенсивлыгы артачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Аккош күленә 36, 36а, 46, 72, 116 нчы номерлы автобусларда барып җитә алачаклар. Шәхси автотранспорт өчен парковка урыннары оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының матбугат хезмәтендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев