Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Ак Барс»ның татар телендә Instagram-аккаунты барлыкка килде

Клубның татар телле аккаунтының контенты рус телле аккаунты контентына тулысынча туры килми.

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Instagram социаль челтәрендә @hcakbars_tat битен алып бара башлады.

Бу аккаунтта беренче язма 2019 елның 7 августында ук урнаштырылган иде. Акрынлап команданың матбугат хезмәте әлеге битне активрак үстерә башлады.

Биредә «Ак Барс»ның актуаль яңалыклары, уеннар турында хисаплар һәм татар телендә башка мәгълүмат басыла. Тәкъдим ителгән контент клубның рус телле бите – @hcakbars эчтәлегенә тулысынча туры килми.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев