Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

"Ак Барс" яңа сезонны җиңү һәм Кубок белән башлады!

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы яңа сезонны җиңү белән башлап җибәрде һәм беренче уенда ук беренче трофейга ия булды: казанлылар КХЛ Ачылышы Кубогын яулады.

Мәскәүдә җирле ЦСКАга каршы уенның овертаймында Дмитрий Квартальнов шәкертләре мәйдан хуҗаларын өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Мәскәүлеләр беренче булып исәпне ачкач, "Ак Барс"ка килгән Франция уенчысы Стефан да Коста исәпне тигезли алды. ЦСКА тагын бер тапкыр алга чыкты, әмма тагын бер яңа уенчыбыз Найджел Доус янә исәпне тигез ясады. Төп вакыт уртак нәтиҗәгә тәмамлангач, өстәмә вакыт бирелде. Овертаймда Казан командасының яшь йолдызларыннан берсе Дмитрий Воронков "Ак Барс"ка җиңү һәм Кубок китерде. Киләсе уенны Казан командасы үз мәйданында "Витязь"га каршы уздырачак. Матч 19.30да башлана.

ЦСКА – «Ак Барс» – 2:3 ОТ (1:0, 0:1, 1:1, 0:1).

 

Фото: https://www.ak-bars.ru/

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев