Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Адәмнәр» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Адәмнәр» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә.

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды.

Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектакле «Иң яхшы курчак спектакле», режиссеры Илгиз Зәйниев «Режиссер эше», рәссамы Сергей Рябинин «Рәссам эше», актерлар Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева «Актер эше» номинациясендә премиягә дәгъва итә.

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар. 

 

 Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев