Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Һадиуллин: Мәктәптә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү илебезгә мәхәббәт тәрбияли

Республиканың мәгариф һәм фән министры балачагында да мәктәпләрдә, мәктәп яны лагерьларында көн саен иртән линейкага җыелып, флаг күтәргәннәрен искә төшерде.

Бүген Казанның 187 нче лицеенда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү тантанасы узды. «Бүген истәлекле көн. Бу җитди вакыйга, ул илебезгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияли», - диде республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«Бүгеннән һәм киләсе уку елының 1 сентябреннән һәр атна башында гимннар яңгыратып флаглар күтәрәчәкбез», – диде ул.

«Россия Федерациясе, шул исәптән Татарстан мәктәпләрендә флагларны күтәрү буенча күркәм традиция торгызыла. Балачагымны хәтерлим – мәктәпләрдә, мәктәп яны лагерьларында көн саен иртән линейкага җыелып, мәктәп тормышы флагны күтәрүдән башлана иде», – диде министр чыгышында.

 

 

Ул флагларны күтәрү хокукы уку алдынгыларына, спортта, иҗатта уңышларга ирешүчеләргә бирелгәнен искәртте. «Символларда – флагта, гимнда, гербта – безнең Россия тарихы чагылыш таба. Дәүләт флагы һәм гимны безгә тагын бер тапкыр дус, тату булып яшәгәнебезне искә төшерергә мөмкинлек бирә. Бүгенге мәктәп укучылары, сез илебез тарихын язачаксыз, үткәнне, бүгенгене сакламыйча, киләчәк турында сөйләп булмый», - дип белдерде

Россия Федерациясе флагын Илсур Һадиуллин һәм лицей президенты, предмет олимпиадалары җиңүчесе Арина Смирнова күтәрде. Татарстан флагын исә, лицей директоры Гөлнара Галиева һәм 9 А сыйныфы укучысы Булат Хәлиуллин күтәрде.

 

 

«РФ, шул исәптән Татарстан халыклары, бер-беребезгә хөрмәт тоеп, татулыкта яшибез, Ватан каршындагы бурыч, тугры патриотик хисләр һәр укучыда булырга тиеш. Быел бу чара мәктәп яны, шәһәр читендәге лагерьларда да узачак, моңа ихтыяҗ күптән бар иде, чөнки яңа федераль стандартлар буенча без киләчәкне булдыруда һәм баланың шәхес роле турында сөйлибез», - дип әйтте Илсур Һадиуллин.

«Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, ил үсешенә тагын да зуррак өлеш кертүгә омтылыш бирә. 90 нчы еллардан мәктәпләрдә күркәм традицияләрне күрмәгән укучылар өчен РФ флагын күтәрү традициясен торгызу яхшы вакыйга», – дип белдерде министр.

«Шушы традицияне нәкъ менә безнең лицейда күрсәтү безнең өчен зур мәртәбә. Без инде лицеистларга иң яхшыларга гына флаг күтәрү хокукы биреләчәген хәбәр иттек, шимбә көнне инде укучылар килеп, «киләсе дүшәмбедә кем күтәрәсе билгелеме» дип кызыксынып сорадылар», - диде лицей директоры Гөлнара Галиева. Һава торышы начар булган очракта, флаглар бинада күтәреләчәк. «Якын арада флагштоклар мәктәп эчендә беренче катта урнаштыралачак», - диде.

 

 

«Беренче тапкыр флагны мин күтәрәсемне белгәч, бик сөендем, горурлык тойдым, бу бик җаваплы бирем. Мондый чара бик куандыра, ватандашларны, берләштерә. Флаг күтәрү ул кәефне күтәрә», - дип әйтте лицей президенты Арина Смирнова.

Бүгенге тананада 5 нче кадет класслары, 8-9 класслар катнашты.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев