Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Һадиуллин: 2022 ел башыннан укытучыларның хезмәт хакын арттыру карары кабул ителде

Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм завучларга кагыла.

 Татарстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан мәгарифнең бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә туры эфир вакытында хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Аерым алганда, хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.

«Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм завучларга кагыла. Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта. Ә аннан соң, процент нисбәте нигезендә, кызыксындыру һәм компенсация түләүләре арта», — дип сөйләде ул.

Һадиуллин киләсе елда сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр сакланачагын әйтте. «Бу класс өчен 550 сум һәм һәр бала өчен 80 сум, шулай ук 5 мең сум федераль акча», — дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта республикада физика, рус теле, математика, биология һәм химия укытучылары җитешми, дип искәртте министр. Аның фикеренчә, 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында профориентация эше алып барырга кирәк.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәп укытучыларының уртача яше — 44-45 яшь, ә 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар 25 проценттан аз гына артык. 

 

Надежда Гордеева 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X