Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әдәби кафе»да «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан 16нчы китап тәкъдим ителде

Кичә «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын тәкъдим ителде. Бу — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан 16нчы китап.

Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче авторның китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана. Китапның эчтәлеге 8 хикәядән һәм бер повестьтән гыйбәрәт. 

 

 

«Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова авторның барлыгы ике китабы булуын әйтте.

«Без яңа авторларны эзләү белән шөгыльләнәбез. Аида Хәертдинова – ул өр яңа автор. Моңа кадәр аны, хәтта Башкортстанда да, бик аз кеше белгәндер, дип уйлыйм. Аның соңгы китабы 2008 елда ук чыккан. Бу – аның икенче китабы. Аңа уңышлар телик», – диде ул.

 

 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков соңгы арада чыккан татар китапларының 70 проценты сатылып бетүен әйтте.

«Татар телендә китап чыгу – ул зур сөенеч. Иң мөһиме – ул киштәдә ята торган түгел, ә кулдан кулга йөри торган китап. Соңгы арада чыккан татар китапларының 70 проценты сатылып бетте. Кайбер китаплар таба алмас экспонатка әйләнде. Аларны табып булмый. Бу – татар әдәбиятының көчен күрсәтә. «Яза белүчеләр юк», – дип, безне гаепләүчеләр булды. Китапны яза да, чыгара да беләбез. Ә иң мөһиме – без аны укыйбыз. Алар һәрберсе өч мең тираж белән чыга. Шуңа күрә, котлыйм сезне!» – дип сөйләде ул.

Язучы Вахит Имамов Башкортстанда иҗат итүче татар авторларына ярдәм кирәклеген әйтте. 

«Аида район газетасында эшли. Бик үткен ханым. Бәлки, бер мәлне аны да күтәреп куерлар. Аларга, һичшиксез, ярдәм кирәк. Башкортстанда яшәгән татарлар турында ишетеп кайтабыз. Узган ел 30 китап башкортча, 6 китап татарча чыгардылар. Әлбәттә, бу аларга җитми. Алар «Казан утлары», Татмедианың, Китап нәшрияты ярдәмендә мохтаҗдыр», – диде ул.

 

Презентациядән соң «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров «Кышкы юл» китабыннан «Изге ялган» хикәясен укыды. 

 

 

Ралинә Сәлимова

"Татар-информ"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев