Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

9 нчы майда Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бюстын ачачаклар

Һәйкәл кадет мәктәбе территориясендә барлыкка киләчәк.

9 нчы майда Казанда кадет мәктәбе территориясендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бюстын ачачаклар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Арабыздан китсә дә, республика халкы Советлар Союзы Героен онытмый. Бюстны ачып, Без Бөек Ватан сугышын батырларча үткән кешенең истәлеген мәңгеләштерәбез», – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26 нчы декабрендә Казанда туа. 1942 елдан – Кызыл Армиядә, 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында сержант буларак хезмәт итә башлый. 1944 елда кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1943 елда Воронеж, Степной, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр өчен сугышта, Курсунь-Шевченковск, Уман-Ботошанской (1944 ел), Сандомир-Силезский, Берлин һәм Прага (1945 ел) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша.

1944 елның 22 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алга таба Б.Кузнецов разведка төркеме составында сугыша.

1946 елдан Б.Кузнецов запаста була. Сугыштан соң ул республиканың халык хуҗалыгын торгызуда актив катнаша: нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә, Әлмәт, Бөгелмә һәм Чистайда икмәк комбинатлары, шулай ук берничә социаль объект, шул исәптән Казанда цирк, кирпеч заводлары һәм башкалар төзүдә катнаша.

1966 елда Борис Кириллович сәламәтлеге буенча пенсиягә чыга, ләкин эшен дәвам итә һәм Югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша, мәктәп укучылары, хәрби училищеларның курсантлары һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашулар үткәрә. Б.Кузнецов шулай ук ДОСААФ, РОСТО президиумнары, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, ТР Ветераннар (пенсионерлар) республика советы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы була, Россия хәрби-тарих фәннәре академиясенең Татарстан бүлеге эшендә катнаша.

Б.Кузнецов Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 26 медаль белән бүләкләнгән. Ул Мәскәүдә 1995, 1996, 1997, 2005, 2010 һәм 2015 елларда Җиңү парадларында катнашкан.

Борис Кузнецов 2020 елның 11 нче ноябрендә 95 яшендә вафат булды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда Борис Кузнецов сурәте төшерелгән граффити барлыкка килде. Рәсемне Геройның исемен йөрткән кадет интернат-мәктәбе бинасы диварына ясаганнар, бюст та биредә үк барлыкка киләчәк.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев