Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга өстәмә түләү алу мөмкинлеге бар

80 яшькә җиткән һәркемнең пенсиясен 1200 сумга арттыру мөмкинлеге бар. Моның өчен ул үзенә ярдәм итә торган кешене табарга тиеш.

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсионерларны компенсация алу юнәлешендә актив эшләргә чакырды. Пенсия фонды идарәчесе аңлатканча, барысы да бик гади, каядыр барасы да юк. Моның өчен 80 яше тулган пенсионер эшләмәгән, әмма эшли алырлык кешене табарга тиеш. Ягъни, бу кешенең рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булуы шарт. Ул пенсионерны карарга ризалык бирә. Аннан соң пенсия фондына гариза языла. Моны Пенсия фондындагы шәхси кабинет аша да эшләргә була. Шулай ук пенсионер, караучы белән бергә, күп функцияле үзәккә яисә Пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала. Электрон гариза бирер өчен, мөрәҗәгать итүченең логин һәм пароленнән тыш, дөрестән дә үзе икәнен раславы сорала. Моның өчен онлайн-банкинг аша файдаланырга яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фонды сайтына (pfrf.ru) кереп, шәхси кабинетны табарга («личный кабинет гражданина») һәм шундагы «Социаль түләүләр» (Социальные выплаты) бүлегенә керергә кирәк. Аннан соң һәркем берешәр гариза тутыра: үзен карый алмаган гражданинны караучыга айлык түләү билгеләү турында – «о назначении ежемесячной выплаты неработающему трудоспособному лицу, осуществляющему уход за нетрудоспособным гражданином». Пенсионер исә үзенә ярдәм итүгә риза булуны раслый: «о согласии на осуществление неработающим трудоспособным лицом ухода за нетрудоспособным гражданином». Документларны дөрес итеп тутырырга һәм гаризаны җибәрергә кирәк. Ул Пенсия фонды белгечләре тарафыннан тикшерелә һәм, барысы да дөрес булса, пенсионерга дәүләт ай саен 1200 сум компенсация түли.

Түләү мөрәҗәгать иткән айдан башлап исәпләнә. Мәсәлән, июль аенда бирелгән гариза икән, июль аенда да компенсация түләнә. Пенсионерны караучы булып 14 яше тулган яшүсмер дә теркәлә ала. Ул очракта бу яшүсмернең әти-әнисенең рөхсәте һәм опека органнарыннан белешмә кирәк.

Моның нинди уңай яклары бар?

Пенсионер өчен:

Ай саен 1200 сум өстәмә акча.

Караучы өчен:

Иминият стажына пенсия коэффициентлары өстәлә, ә бу бер ел өчен 1,8 коэффициент дигән сүз.

Әгәр караучы булып укучы теркәлә икән, димәк, ул мәктәптә укыганда ук үзенең стажын башлый. (Мәгълүмат өчен: әйтик, 2020 елда пенсиягә чыгу өчен 11 ел стаж һәм 18,6 пенсия коэффициенты кирәк иде).

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:

«Караучы эшкә урнашса, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерга ярдәм итү хокукыннан мәхрүм ителә, чөнки түләү эшләмәгән гражданинга гына бирелә. Андый очракта гражданин биш көн эчендә Пенсия фонды идарәсенә килеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать бирергә тиеш. Алай эшләмәгәндә, караучыга күчерелгән сумманы Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк. Эшләмәүчеләр турында сүз барганда, күптән түгел барлыкка килгән үзмәшгульләр турында искәртәсе килә. Әгәр гражданин салым органнарында «үзмәшгуль» булып теркәлсә, әмма үз теләге белән мәҗбүри пенсия иминияте белән хокукый мөнәсәбәтләргә кермәсә, ул компенсация алырга хокуклы, Пенсия фонды өчен ул эшләмәүче булып санала».

Түләүләрне кем алырга хокуклы?

80 яшь тулган һәм өлкәнрәкләр ай саен 1200 сум пособие алырга хокуклы. Пособие пенсия алган көнне пенсия белән бергә түләнә. Акча, пенсионер теләген исәпкә алып, банк счетына күчерелә яки почта аша түләнә.

Кем пенсионерны карарга хокуклы?

Беренче чиратта, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше!

Пенсионерны караучыга таләпләр:

  • Эшләргә мөмкинлеге булган, 
  • 14 яше тулган булуы шарт; Россия гражданлыгы булган һәм Россиядә яшәгән кеше;
  • Рәсми рәвештә кайда да булса эшләмәве һәм рәсми рәвештә табыш алмавы сорала;
  • Дәүләттән нинди дә булса түләү алмаска тиеш (әйтик, пенсия, субсидия);
  • Үзмәшгуль пенсионерны карауга алынырга мөмкин, әмма Пенсия фондына түләүләре булмаска тиеш;
  • Пенсионерның конкрет кандидатка рөхсәте булырга тиеш.

Идеаль вариант:

Укучы, студент, киләчәк пенсиясе турында уйлаган, әмма әле беркайда да эшләмәгән яшь кеше. Пенсионерны караган вакыт эш стажы булып санала, бу күрсәткеч пенсия күләмен исәпләп чыгарганда тәэсир итәчәк.

Пособиене ничек алырга?

Әгәр сезнең 80 яшьтән өлкәнрәк туганыгыз бар икән:

  • 17 яше тулган, әлегә эшләмәгән кешене табарга;
  • пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан гариза бирергә;
  • барысы да дөрес булса, дәүләт пенсионерга 1200 сум компенсация түли башлый.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X