Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

6 нчы августта Казансу акваториясенең бер өлеше кече үлчәмле суднолар хәрәкәте өчен ябык булачак

Бу «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен уздыру белән бәйле.

6 нчы августта Татарстан башкаласында кече үлчәмле суднолар хәрәкәте өчен Казансу елгасы акваториясенең Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәр бер өлеше ябылачак. Тиешле боерык ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Бу көнне шәһәрдә традицион «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак.

Тыю 12:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак. Чикләү шулай ук спорт-җилкәнле һәм сәяхәт судноларына, шул исәптән байдарка, гидроцикллар һәм ишкәкле көймәләргә дә кагылачак. Тыю бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачак судноларга кагылмый.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев