Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

4 нче сентябрьдә Фучик урамындагы бульварда «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак

Казанлылар «Зооцентр» приютыннан ошаган этне өйләренә ала алачак.

4 нче сентябрьдә Казанда Фучик урамындагы бульварда «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр «Зооцентр» приюты хайваннары белән аралашып кына калмыйча, үзләренә ошаган этне өйләренә дә алып китә алачаклар.

Этләрне йөртү өчен мәйданчыкта приютның 13 хайваны тәкъдим ителәчәк. Барлык этләр дә холык-фигыльләре белән төрле, ләкин катлаулы язмыш белән – һәркайсы мәхәббәткә, игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Зима кушаматлы этләрнең берсенә ике яшь. Хаски Мирный поселогында яшәүчеләргә килгән, шуннан соң битараф булмаган шәһәр халкы аны приютка китергән, анда ул инде ике ай яши. Зимадан тыш акциягә тагын бер Хаски – Юта киләчәк. Ике эт тә стерилизацияләнгән һәм прививкалы, ә холыклары буенча – аралашучан, яхшы күңелле һәм йөрергә яраталар.

Тугры дус табарга теләүчеләр 3 яшьлек Булочканы алып китә алачак. Ул шулай ук прививкалы һәм стерилизацияләнгән, чын дус, ягымлы һәм уйнарга ярата. Тәкъдим ителгән этләр арасында көчекләр дә булачак, алар арасында – мыеклы Валет, Вишенка, Снежка (аларга биш ай), Динго, Мегги һәм Пират (бер айга кечерәк). 3 айлык иң кечкенә этләр арасында Белочка, Лика, Черри һәм Малыш булачак. Барысы да – яхшы күңелле, шаян һәм тугрылыклы хайваннар, алар белән дуслашырга мөмкин.

Йортлы булачак барлык көчекләргә 7 ай тулгач, этләр өчен приютта бушлай стерилизация ясалачак.

Акция Җиңү проспекты буенча 112 нче номерлы йорт янында 10:00 сәгатьтә башлана. «Зооцентр» хезмәткәрләре килүчеләргә приюттагы хайваннар турында сөйләячәк. 11:00 дә кинолог Регина Мөхәммәтханова хайван белән уңайлы йөрү турында лекция үткәрәчәк. 12:00 дә кинолог һәм этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Мария Титова приюттан соң этнең адаптациясе ничек узуы турында сөйләячәк.

Акциядә «Яхшылык өстәле» эшләячәк – теләге булган һәркем азык, дарулар һәм приют өчен башка кирәкле әйберләр алып килә ала. Шулай ук хайваннар өчен азык һәм тәм-томнар сату ярминкәсе дә оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, бу ел башыннан Казанның «Зооцентр» приютыннан 233 эт гаиләле булган. 14 хайван хуҗасын шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган «Лапа дружбы» хәйрия акцияләрендә тапкан.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев