Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

24 нче сентябрьдә Казанда «Милләтләр кроссы – 2022» узачак

Маршрут Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы аша узачак.

24 нче сентябрьдә Казанда «Милләтләр кроссы – 2022» узачак. Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга ала. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанциягә йөгерәчәкләр. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясе аша узачак.

Спорт бәйрәме «Урам» экстрим-паркында 10:15 сәгатьтә башлана. Стартка беренчеләрдән булып 2012 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. 10:30 сәгатьтә ветераннар, 10:45 сәгатьтә Күрмәүчеләр спорты вәкилләре старт ала. Алар барысы да 1000 метрга йөгерәчәкләр. 

11:00 сәгатьтә шәһәрнең иң «тиз» торак комплексын билгеләү өчен 1000 метрлы дистанциядә ярышлар була. 

Алга таба «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру булачак, комплексның яшь баскычларына ярашлы рәвештә 2000 һәм 3000 метрлы дистанцияләрдә 16 һәм 17 яшьлек кызлар һәм егетләр үзләренең тизлек күнекмәләрен күрсәтәчәк. Кызлар өчен ярышлар 11:15 тә, егетләр өчен 11:30 сәгатьтә башлана. 

«Милләтләр кроссы»н ачу тантанасы 11:45 тә була. 

Ярышларда шәһәр һәм республика учреждениеләре һәм ведомстволары җитәкчеләре «Доброспорт» проектына кушылачак. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән берлектә 2000 метрлы дистанцияне узачаклар. Җыелган барлык акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә торган хәйрия фондларына тапшырылачак. Йөгерү 12:00 сәгатьтә башлана. 

3000 метрлы дистанциягә йөгерү иң массалы булачак, аны меңләгән казанлы узачак дип көтелә. Ярышларда катнашучылар 12:15 сәгатьтә старт ала. 

Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен дә шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында. 

Традиция буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. 

Кросста катнашу өчен мандат комиссиясендә теркәлергә кирәк, ул көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр Казанның Үзәк стадионында Ташаяк урамы, 2а адресы буенча эшли. Тулырак мәгълүмат Казан спорт комитетының социаль челтәрләренә урнаштырылачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев