Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2023 елдан Татарстан укытучыларының хезмәт хакы арта

1 гыйнвардан Татарстанда яшь укытучылар өчен өстәмә түләү ике тапкыр арта – алар Яңа елдан 2 510 сум ала башлаячак. Моннан тыш, 2023 елда аларның хезмәт хаклары да 10 процентка индексацияләнәчәк, дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«Бу өстәмәләрдән тыш, бездә сыйныф җитәкчеләренә биш мең сум акча түләнә. Аны 23 меңнән артык укытучы ала. Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 2 200дән артык кураторга шулай ук биш мең сум түләнә. Бу өстәмәләрнең барысы да сакланды», - диде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Укытучыларның хезмәтенә түләү системасы тупланган балларга бәйле, дип искәртте министр. Аның нигезендә сыйныф җитәкчеләре һәм мөгаллимнәр баллар санын ничек арттырырга кирәклеген «бик яхшы аңлый», диде ул. Әйтик, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, олимпиадаларда катнашкан укучылар булуын, бәйгеләр, белем бирүнең сыйфаты, дәфтәр тикшерүне министр балларны арттыруда төп шартлар буларак атады.

Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы республика Хөкүмәтенең педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертүе турында элегрәк хәбәр иткән иде. Өстәмә түләүгә хокукы булган педагогларның яшен – 30дан 35кә, ә өстәмә түләүне 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр арттырдылар.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев