Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2022 елда «Водоканал» Чистай, Әмирхан һәм Ямашев урамнарында авария хәлендәге коллекторны реконструкцияләячәк

Барлык яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә җимерелүләр барлыкка килгән урыннарда тәүлек әйләнәсе торгызу эшләре алып барылды.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе 2021 елда Казанда өченче Төньяк коллекторда килеп чыккан төзексезлекләрне һәм җимерелү сәбәпләрен бетерү өчен узган елның октябреннән масштаблы торгызу эшләре алып бара. 2022 елда Чистай, Әмирхан урамнарында һәм Ямашев проспектында канализация коллекторының 2 чакрымга сузылган авария участокларын тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллектор 1985 елда төзелгән һәм Гаврилов урамыннан Несмелов урамына кадәр сузылган. 2021 елда гына да убылуларга китергән коллектор җыелмасының 25 җимерелүе булган. Колектор 2-дән 8 метрга кадәр тирәнлектә ята, бу торгызу эшләрен уздыруны шактый катлауландыра.

Бүгенге көнгә «Водоканал» тарафыннан Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы буенча 9 җимерелү урыны бетерелгән. Чистай урамындагы 4 урында эшләр бара, аларны тәмамлау бу айда планлаштырылган.

Узган Яңа ел бәйрәмнәрендә коллекторда эш тукталмады, коллекторны юдыру төнлә башкарылды.

Эшләр башланганнан бирле, Ямашев проспекты, Әмирхан һәм Чистай урамнарында 1500 метрдан артык торба үткәргече казылган, 1200 кубометр грунт һәм ләм чыгарылган.

2021 елның октябреннән авария коллекторына тоташтырылган йортларда агынты суларны өзлексез үткәрү һәм канализация эшен саклап калу максатыннан,4 канализация-насос станциясе белән 2,5 километр озынлыктагы вакытлыча суыртып агызу линияләре монтажланган. Вакытлы линия оештырылганнан бирле 2 млн куб метрдан артык агынты сулар суыртып агызылган.

Торба үткәргечләр аша узу өчен 5 вакытлы күпер урнаштырылган.

Автотранспорт тоткарлыксыз үтә алсын өчен, торбаүткәргечләр машиналар йөрү өлешенә батырылган.

Аварияләрне бетерү өчен эш зонасыннан гомуми озынлыгы 600 метр булган 14 югары вольтлы электр кабеле чыгарылган. Ямашев проспектында 81 реклама конструкциясе сүтеп алынган.

Җимереклекләрне локаль бетерү, автотранспорт хәрәкәтен тулысынча туктатып, котлованны бөтен юл йөрү киңлеге буйлап казымас өчен, шпунт киртәсен сугу башкарылган. Гомумән алганда, 265 тонна шпунт кайтарылган һәм сугылган.

Авария-торгызу эшләрен уздыру вакытында казып ташланган урыннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык 13 убылу урыннарын киртәләү башкарылган, сигналлы утлар һәм билгеләр урнаштырылган, киртәләрнең гомуми озынлыгы 500 метрдан артык тәшкил иткән.

Юл йөрү өлешләренең һәм җәяүлеләр зоналарының вакытлыча ябылуы ЮХИДИ белән килешенгән, гомумән алганда, 100 вакытлы билге куелган.

Әмирхан урамында Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр авария булган коллектор участогы буйлап өстәмә рәвештә 900 метр озынлыкта коймалар монтажланган.

Көн саен 40 берәмлек техника һәм 80 кеше эшли, шуларның 20-се – тәүлек буе.

Гаврилов урамыннан Декабристлар урамына кадәр коллектор участогын көн саен карау оештырылды, бу грунтның яңа утыруларын вакытында ачыклау максатыннан эшләнде.

Барлык авария хәлләрен бетергәннән соң, агымдагы елның февраленнән коллекторның 2 чакрым авария участокларын тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла. Беренче этап Чистай урамы буенча Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр 680 метр озынлыктагы эшләрне, икенче этап Ямашев проспекты буенча Адоратский урамыннан алып Әмирхан урамына кадәр 850 метр озынлыктагы эшләрне, өченче этап Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан алып Чистай урамына кадәр 500 метр озынлыктагы эшләрне күздә тота.

Чыгымнарның якынча бәясе 1,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев