Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2 нче июльдән Казанда трамвай маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк – гомуми челтәр бер ярым тапкырга диярлек артачак

Яңа тариф ярдәмендә пассажирларның трамвайдан трамвайга бер сәгать эчендә бушлай күченеп утыру мөмкинлеге бар.

Казанда 2 нче июльдән трамвай маршрутларының яңа схемасы эшли башлаячак. Маршрутлар саны артачак – өч яңасы барлыкка киләчәк, ә гомуми трамвай челтәре бер ярым тапкырга диярлек – 146 км дан 247 км га кадәр артачак. Шулай ук күчмә состав берәмлекләре саны 85 тән 88 гә кадәр җитәчәк. Бу чараларның барысы да мобильлекне арттырырга һәм пассажирлар өчен көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр халыкның ихтыяҗларына үз вакытында җавап бирә. «Шәһәр беркайчан да бер урында гына тормый. Бу җитәкчелектән килеп туган үзгәрешләргә оператив һәм сыгылмалы җавап бирүне таләп итә. Бүгенге көндә трамвай маршрутларының гамәлдәге челтәрләрен яңадан карау ихтыяҗы туды», - диде ул.

Трамвай маршрутларының гомуми челтәре 146 км дан 247 км га кадәр артачак

И.Шакиров билгеләп үткәнчә, үзгәрешләрнең төп сәбәбе халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре, шулай ук трамвай маршрутларының эш нәтиҗәлелегенә анализ ясау. Бүгенге көндә шәһәрнең барлык районнарын үз эченә алган 34 км озынлыктагы боҗра маршрут челтәренең төп өлеше булып тора. Үзгәрешләр схемага халыкка иң кирәкле маршрутлар буенча транспорт хезмәтен күрсәтүне яхшырту өчен кертелә. «Яңа маршрутлар кертү нәтиҗәсендә пассажирлар өчен көтү вакыты кыскарачак һәм хәрәкәтнең даимилеге артачак. Вагоннар шыгрым тулы озын участоклар бар, шуңа бәйле рәвештә рейслар санын арттыру ихтыяҗы зур, шулай ук трамвайлар ярым буш бара торган участоклар да бар», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Моннан тыш, зур маршрутларны бүлү юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки авария нәтиҗәсендә озын маршрутта тулысынча хәрәкәт туктатыла.

«Бөтен уңай һәм тискәре якларны анализлап, «Метроэлектротранс» МУП җитәкчелеге белән берлектә хәрәкәт итү схемасын үзгәртү турында карар кабул ителде. Авариягә эләккән бер трамвай бөтен челтәрне параличларга мөмкин, шуның аркасында халык кирәкле трамвайның килүен көтеп җиткерә алмый», - дип билгеләде И.Метшин.

 

 

Яңалыклар барлык маршрутларга да кагылачак. Гамәлдәге 1 нче номерлы «Химия урамы – Тимер юл вокзалы» маршруты ике маршрутка бүленә. Хәзер 1 нче номерлы трамвай «Караваево» тукталышыннан елга портына кадәр барачак. Маршрутта 9-10 минут интервал белән 14 трамвай эшләячәк. Ә Караваеводан Химия урамына кадәр яңа 8 нче номерлы маршрут кертелә – линиягә 11-12 минут интервал белән 6 трамвай чыгачак. «Бу үзгәрешләр Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров районнарында яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә булды, аларга колхоз базары, автовокзал һәм елга порты белән турыдан-туры элемтә кирәк», - диде И.Шакиров.

Өстәмә рәвештә 2018 елдан гамәлдән чыгарылган 2 нче номерлы маршрут эшли башлый. «Тимер юл вокзалы»ннан елга портына кадәр элекке хәрәкәт схемасы саклана. Маршрут 1 нче трамвайга йөкләнешне киметәчәк, тимер юл вокзалы, автовокзал һәм елга порты хезмәтләреннән файдаланучы пассажирлар өчен уңайлы булачак.    Маршрут буенча 20 минут интервал белән күчмә составның 2 берәмлеге йөриячәк.

Моннан тыш, 2 нче номерлы маршрут буенча 1986 елда чыгарылган «Түбәтәй» раритет экскурсия вагоны йөри башлый «Экскурсия вакытында һәр пассажир шәһәрнең төп истәлекле урыннары тарихы турында аудиоэкскурсия тыңлый, шулай ук өчпочмак, өлеш һәм эчемлектән торган бүләк җыелмасы алачак», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Вахитов мәйданы аша «Тимер юл вокзалы» тукталышыннан «Глазунов урамы»на кадәр йөриячәк 3 нче номерлы яңа маршрут кертеләчәк, 17-18 минутлык интервал белән 4 күчмә состав эшләячәк. Маршрут шәһәрнең үзәк өлешен Идел буе районының сәнәгать һәм торак зоналары белән тоташтырачак. Бу участокта 5 нче һәм 5а номерлы маршрутларның эшен исәпкә алып, суммар интервал 7-8 минут тәшкил итәчәк. 5 нче һәм 5а номерлы маршрутларга һәр юнәлештә 7 берәмлек күчмә состав чыгачак.

Яңа 7 нче номерлы маршрут «Тимер юл вокзалы» тукталышыннан Җиңү паркы аша «Глазунов урамы» тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк. 25 берәмлек күчмә состав 6-7 минут интервал белән йөриячәк. «5 нче һәм 5а номерлы трамвайларның йөрүен исәпкә алып, маршруттагы суммар интервал 4-5 минут тәшкил итәчәк, бу бүгенге көнгә караганда 2 минутка кимрәк», – дип билгеләп үтте И.Шакиров.

4 нче номерлы маршрут («Халитов урамы» тукталышыннан «9 нчы микрорайон» тукталышына кадәр) һәм 6 нчы номерлы маршрут («Караваево» – «Халитов урамы») үзгәрешсез кала.   4 нче номерлы маршрутка, элеккегечә, 6-7 минут интервал белән 16 берәмлек күчмә состав җәлеп ителәчәк, ә 6 нчы номерлы маршрутка 11-12 минут интервал белән – 6 берәмлек.

Яңартылган трамвай челтәре проекты уңай эксперт бәяләмәсе алды

И.Шакиров хәбәр иткәнчә, яңартылган трамвай маршрут челтәре проекты «НИИАТ» ачык акционерлык җәмгыятенең уңай эксперт бәяләмәсен алган һәм җәйге чорда гамәлгә кертүгә тәкъдим ителгән.

Трамвай депосының үзендә дә әзерлек эшләре башкарылган: вагоннарның әзерлеге 92% тәшкил итә, автоинформаторлар яңадан язылган, экскурсия вагоны ремонтланган. Моннан тыш, 2 нче номерлы маршрутны эшләтеп җибәрү өчен юлларга өстәмә ремонт кирәк булган. «Участокта 92 юл тягасы урнаштырылган, башка юлларга күчерү җайланмалары чистартылган, рельсларның дефектлы участогы, ике юнәлештә дә 300 метрдан артык трамвай элемтәсе челтәрләре алыштырылган», - дип билгеләде И.Шакиров.

5 нче һәм 5а номерлы маршрутның барлык трамвай тукталышларында электрон таблолар урнаштырылган, аларда реаль вакыт режимында трамвайның килү вакыты, маршрутның үзгәрүе, транспортның тоткарлану сәбәпләре һәм аларны бетерү вакыты турында мәгълүмат күрсәтелә.

 

Кайбер маршрутлар бүленүгә бәйле рәвештә, «Транспорт картасы» АҖ белән берлектә «Трамвай 60 минут» дигән яңа күчеп утыру тарифы эшләнгән. Ул 2 нче июльдән эшли башлаячак. Бушлай күчеп утыру өчен пассажирларга транспорт картасы сатып алырга һәм яңа тарифны сайларга, яисә булганын эшләп чыгарылган ресурс белән файдаланырга кирәк. Шулай итеп, пассажир бер сәгать эчендә бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга бушлай күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала. Юл өчен билгеләнгән түләү 31 сум тәшкил итәчәк. «Тарифны тоташтыру өчен картаны тулыландыру бүгенге көннән башлап транспорт картасын тулыландыру өчен каралган теләсә кайсы пунктта мөмкин булачак», – дип хәбәр итте И.Шакиров. Моннан тыш, күчеп утыру өчен «Караваево» һәм «Глазунов урамы»нда яңа тукталыш мәйданчыклары җиһазландырылган.

Маршрут челтәренә үзгәрешләр кертү сораулары буенча пассажирлар Казанның Транспорт комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә алалар.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев