Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы тырышлыгы белән оештырыла.

Быел Сабантуйга Россиянең 35 регионыннан 500 кунак килүе көтелә. Программа кысаларында, 2 июль көнне Мөслим авылында бәйрәм концерты планлаштырыла, ә икенче көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында милли бәйрәмебезнең төп чаралары үзәк мәйданда дәвам итәчәк.

Сабантуй тарихында быел беренче тапкыр “Татар базары” дигән исем астында тупланган махсус сату нокталары эшлиячәк, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Кунакларга Сабантуй мәйданындагы быелгы төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итәчәк. Шулай ук бу көнне бәйрәмгә килгән тамашачылар татар атлары токымы чабышкыларын да күрә алалар.

Сабантуй программасында рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр, театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җыр, биюләр көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән тәүге тапкыр 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында уздырылган иде. Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстан җирендә тәүге тапкыр оештырыла.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев