Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак

«Эрмитаж-Казан» үзәге һәм ТР Табигать тарихы музее кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк.

18 нче майда, Халыкара музейлар көнендә, ТР башкаласы халкы һәм кунаклары «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бушлай керә алалар.

 

«Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Татарстанның Табигать тарихы музее кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә хәзер берничә күргәзмә уза – Чечен Республикасы музееннан әйберләр коллекциясе һәм «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» экспозициясе тәкъдим ителә.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, шулай ук Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган Terra Bular күргәзмәсе ачылды.

Пушечный двор музеенда В.П.Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларыннан «Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан» дигән күргәзмә ачылды. Ул кул ату коралының фитильдән автоматикага кадәр үсеш юлын чагылдыра. Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакова шамаилләре» күргәзмәсе традицион шамаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштыра.

Бәйрәм программасы Казан Кремлендә «Э-моция» инклюзив студиясеннән Freeктуй перформансын күрсәтү белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев