Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

10 килограмм авырлыктагы песи “Казан мәчесе” белән танышырга килде

Артык авырлык аркасында самолетка кертелмичә, бөтен илгә танылу алган Виктор исемле песи Казанга килде. Аны республиканың истәлекле урыннары белән танышырга чакырганнар иде. Башкалага аны хуҗасы Михаил Галин алып килде. Аның сүзләренчә, аларга башка шәһәрләрдән дә тәкъдимнәр күп килгән, әмма иң элек Казанга килергә булганнар.

– Минем күптәннән бу шәһәргә килү теләге бар иде. Машина тәрәзәсеннән карап барганда ук Казанның искиткеч матур шәһәр булуын аңладым, – ди Михаил.
Песине “Казан мәчесе” белән дә таныштырдылар. “Аңа Казан мәчесе белән бик рәхәт”, – диде Михаил.
Бауман урамындагы халык та Виктор белән күреште, песи үзен алар белән бик тыныч тотты. Михаил әйтүенчә, Виктор тормышта да шундый. Әмма очрашу азагына таба Виктор арып, хуҗасына сыена башлады.
Викторны Зөя утрау-шәһәрчеге, чәкчәк музее, Иннополис шәһәрендә көтәләр. Ул 13 мартка кадәр Татарстанда булачак.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев