Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

1 марттан Бакый Урманче премиясенә гаризалар кабул ителә башлый

Җиңүчеләрнең исеме 30 августта билгеле булачак.

ТР Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге премия өчен республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Премия сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә бирелә.

«Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре катнаша ала», — дип искәртә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Конкурста катнашу өчен премиягә дәгъва итүче соңгы биш елда иҗат ителгән әсәрен яки әсәрләр сериясен тәкъдим итә.

Конкурс номинацияләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме. Һәр номинациядә дә приз — 200 мең сум.

Лауреатларны билгеләү өчен танылган сәнгать белгечләре, рәссамнар, музей белгечләре һәм министрлык вәкилләреннән жюри билгеләнә. Жюри номинантлардан шорт бите билгели һәм билгеләнгән әсәрләрдән күргәзмә ясала. Жюриның икенче утырышында язылган рецензияләр, экспертлар фикере һәм матбугатта чыккан язмалар буенча фикер алышына.

Җиңүчеләрнең исеме 30 августта билгеле булачак.

Гаризалар 1 марттан 1 апрельгә кадәр 420015, Казан, Карл Маркс ур., 64 адресы буенча яки theurmancheprize@mail.ru эл.почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: +7(927)429-35-72.

 

* Бакый Урманче премиясе — сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә иң дәрәҗәле премияләрнең берсе. Ул республикада 2003 елда гамәлгә куелган.

Төрле елларда Нияз Халитов, Рауза Солтанова, Ольга Улемнова, Розалина Шаһиева; рәссамнар Зөфәр Гыймаев, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин, Булат Гыйльфанов, Анатолий Егоров, Вера Карасева, Асия Миңнуллина, Виктор Аршинов, Александр Петров, Рөстәм Шәмсутов, Рөстәм Габбасовлар премия лауреаты булды. 

 

 Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев