Мәдәни җомга

Яңа ел табынын әзерләү – кем җилкәсендә?

Кызык, әмма яшьләр Яңа елны озын яллар һәм, әлбәттә, бәйрәм табыны өчен зарыгып көтеп ала!

Чынлап та, бу кадәр мул өстәл, затлы тәм-том, гадәти көннәрдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризыклар нәкъ менә 31 декабрь төнендә ашала! Шуңа күрә Яңа ел табыны хакында җентекләбрәк сөйләшеп алуны кирәк таптык.

Бәйрәм өстәле якынча ничә сумга чыга? Табында, һичшиксез, булырга тиешле ризык һәм эчемлекләр исемлегендә ниләр бар? Иң мөһиме – боларны әзерләү кем җилкәсенә төшә?.. Бу сорауларга җавапны әлеге язмадан укып белә алачаксыз. Киттек!

Яңа ел табынына багышланган социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен карап узыйк. Кибеттә нинди генә ашамлык тулып ятуга карамастан, республикабыз яшьләре һәм үсмерләре бу бәйрәмне “классик” ризыклардан башка күз алдына да китерә алмый икән. Бу исемлекне исә пилмән ачып җибәрә, аннары “оливье” һәм “шуба” салатлары дәвам итә. Шулай ук биредә үрдәк белән казга да урын бар. Яңа ел эчемлеге булып озак еллар буена, әлбәттә, шампан шәрабы кала бирә. Күпләр өчен олыларныкы, ә кемнәргәдер балаларныкы да ярап тора. Бәйрәм эчемлекләре арасында икенче урынында – компот, өченче урында – “Кока-кола”. Шулай ук бу көнне табынга каһвә куючылар да табылды.

Мул бәйрәм өстәлен хәстәрләү өчен, яшьләр фикеренчә 3-5 мең сум тирәсе акча кирәк. Җавап бирүчеләр арасында табын өчен 10 мең сум тотучылар да бар. Искәртеп узарга кирәк, андыйлар җавап бирүчеләрнең өчтән берен тәшкил итә...

Хәзер төп сорау: өстәл тулы сый-нигъмәтне кем әзерли? Кызык, әмма яшьләрнең күбесе – 45,5 проценты, Яңа елны гаиләләре белән каршы алмаса да: “Әни”, – дип җавап бирде. Димәк, болар өйдә әниләре әзерләгән ризыкны үзләре белән алып китеп, башка җирдә ашый булып чыга инде... Җавап бирүчеләрнең 40,5 проценты исә: “Бәйрәм өстәлен үзем әзерлим”, – дип җавап кайтарды. Калган 14 процент кешегә табынны дуслары яисә йөргән кызлары әзерли, йә булмаса, ризыкны кафе-рестораннардан гына да китертүчеләр дә бар икән.

Дуслар, Яңа елны кайда һәм ничек каршыласагыз да, табыныгыз сый-нигъмәтләргә мул, ә ризыкларыгыз туклыклы һәм тәмле булсын!

 

Илүзә Касыймова

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: