Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Укытучыдан башка шагыйрь дә, галим дә, космонавт та була алмый

Мөгаллим, остаз, укытучы... Төрле чорларда төрлечә аталса да, аның максаты бер – киләчәкне гыйлемле кешеләр белән баету.

Укытучыдан башка шагыйрь дә, галим дә, космонавт та була алмый. Һәркемнең укытучысы була. Бигрәк тә, беренчесе балачак күгендә якты нур булып балкып, гомерлеккә күңелеңне җылыта. Кешенең бәхете беренче укытучысының нинди булуы белән турыдан-туры бәйләнештә кебек. Укытучы тырыш, иҗади, уңган-булган икән, укучылары да, һичшиксез, шундый булачак һәм зур уңышларга ирешәчәк. Андый укытучы кеше күңелндә әниең белән янәшәдә тора, гомерең буе озата бара, уңышлырыңа сөенә, борчуларыңны бүлешә.

Шуңа да инде алтын көздә 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Укытучылар көне һәркемнең зур бәйрәме генә түгел, балачак хатирәләре яңарган көн дә.
Укытучы мөгаллим элек-электән олы хөрмәткә лаек, зур ихтирам иясе булган. Кызганыч, соңгы елларда аның исемен каралту бара. Караган кинолар, укылган китаплар да бик “тырыша” моның өчен. Әйе, балалар ярата торган укытучы булу бик авыр, аңа бер генә уку йортында да өйрәтмиләр. Аның өчен укытучы булып туарга кирәк!

Узган ел укытучысыз гына, дөресрәге, аның күзенә карамыйча, сулышының җылысын тоймыйча гына да укытып карарга тырыштылар. Компьютер аша гына, дистант юлы белән. Ярый, мондый мөнәсәтне һәм гыйлемнең зур уңышларга китермәве ачыкланды. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул. Компьютер ни акыллы булса да, ул җылылыкны китереп җиткерә алмый. Нәтиҗәсе болай: һәр чорда йөрәген балаларга бүлеп бирергә сәләтле мөгаллимнәр, остаз укытучылар яшәсен. Бәйрәмегез белән, Сезне!

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев