Мәдәни җомга

Указлы һәм указсыз муллалар

Казан ханлыгы  чорыннан мәгълүм Балтач авылында (Кама Тамагы районы) дин кысылган хәтәр елларда да мәчет манарасына кул күтәрүче табылмый.

Ярымай озак вакыт җилдә селкенеп кенә урыныннан кузгала, җиргә егылып төшә. Бабайлардан калган изге ядкяр бер көнне моннан серле шартларда юкка чыга. Әмма 1994 елда, урман чолганышындагы Балтачта райондагы беренче мәчет төзелә башлагач, гыйбадәтханә таҗы күз алдында пәйда була. Шәһит Гарифуллин: “Бәлкем, кирәге чыгар”, - дип, төсле металл белән эшләнгән ярымайны Казаннан туган авылына алып кайта.


Совет заманында айны саклап калган Шәһит Ислам улы – 1942 елгы. Әнисе Вәсимәне 7 яшьтә югалткан. Әтисе икенче хатынга өйләнгәч, бабасы Гаделҗан Вафин тәрбиясендә үскән. Кама Тамагы районындагы туган төбәгендә – 7, Олы Кариледә 9 класс тәмамлагач, хәзерге Болгарда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укыган. Авылында “ГАЗ-51” автомашинасын йөрткән. Шунда эшләгәндә, ул элекке мәчетнең айсыз калуын күргән. Якынрак килеп карагач, аның гыйбадәтханә янәшәсендә ятуын белгән. Кеше-кара күрмәгәндә аны өенә алып кайткан, аулак почмакка яшереп куйган. 

Тора-бара Шәһит Казанга китә. Мотор төзү заводында өч ел слесарь була. Бер үк вакытта кичке мәктәптә урта белем ала. 1962 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы журналистика бүлегендә укый башлый. 1968 елда Татарстан телевидениесенә эшкә килә, пропаганда редакциясендә кече, өлкән, баш мөхәррир мәктәпләрен үткән. 1976-1978 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы җәмгыять фәннәре академиясен тәмамлый. Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе урынбасары (1982-1986) була. 150 кешелек иҗат коллективына җитәкчелек итә.

Шәһит Гарифуллин туган ягын да онытмаган. Балтачка кайтып-китеп йөри. Шулай юл ялгаганда, яшерелгән ярымайга әледән-әле күз сала. Казан янәшәсендә дача төзегәч, кадерле хәзинәне үзе белән алып китә. Кишәрлегендә җыйнак кына манара күтәреп, ярымайны шунда урнаштыра. Бертуган апасы Халидәгә: “Хәзер минем үз мәчетем бар”, – дип шаярта. Ә авылда мәчет төзелү хәбәрен ишеткәч, мәдәни мирасны кабат Балтачка кайтарырга ашыга.

Буыннар бәйләнешен болай ялгау – ул үзе рухи батырлык. Чөнки ул чакта җирле хакимият вөҗдан ирегенә юл ярышуны хупламый. Мәсәлән, шул ук Кама Тамагы районындагы Кече Карамалы авылы мәчете манарасын кистермәс өчен, хатын-кызлар урак һәм чалгы белән коралланып сакка баскан.Шушы фидакярлек нәтиҗәсендә якын-тирәдәге бердәнбер мәчет үзенең йөзен сак­лап калган. Тик еллар агышы тәэсирендә ул тау­шалган, төзекләндерүне таләп иткән. 34 ел колхоз рәисе булган, Татарстанның атказанган агрономы исемен алган, Россиянең Почет орденын түшенә таккан Мансур Шәрәфиев, абруена таянып, манараны яңартуны үз җаваплылыгына алган. Тик бу игелеге өчен түрәләрдән рәхмәт ишетмәгән. Киресенчә,  тәҗрибәле һәм булдыклы җитәкче, “акылга утырту өчен” партия район комитетына чакырылган. Бюрода 7 сәгатьлек (!) “сынау” узган. 

Мондый кысынкылык шартларда кем яңа Аллаһ йорты төзергә ашкынып торсын инде?! Шулай да Сөйкидән аерылып башка чыккан Балтач хуҗалыгы рәисе, белгечлеге буенча ветеринария табибе Әхмәт Зыятдинов тәвәккәллек күрсәтә. Кече Кариленең 1961 елгы тәвәккәл егете элекке мәчет урынын ачыклаган да, халыкны өмәгә чакыра. Уртак көч белән ике көндә бинаның нигезен салдыра. Ул ныгыган арада Казаннан кирпеч ташыткан. Бинаны күтәрер­гә Чувашия Рес­публикасының Комсомол районындагы Урмай авылыннан төзүчеләр бригадасын чакырта. Гыйбадәтханәне тиз арада күмәк хуҗалык хисабына сафка да бас­тыра. 1994 елның 19 ноябре аны ачу көне итеп билгеләнә. Әмма район хакимияте башлыгы шатлык уртаклашырга килми. Беренче дәрәҗәдәге җитәкче тантанада күренмәгәч, Балтачта башкалар да эз яңартмый. Качып-посып авыл хуҗалыгы белгече Илгиз Мотыйков кына килеп чык­кан. Әмма чыгыш ясарга уңайсызланган. Нишләмәк кирәк, үзгәртеп кору еллары башланса да,вөҗдан иреге кысынкылыкта була шул әле. Атеистик тәрбия богауларыннан котылу өчен, фидакяр затлардан мәчет төзелешенең алгы сафына чыгу сорала.

Әлеге хатирәләр күңелдә тикмәгә генә яңармый. Моңа мулла оныклары – Чаллы шәһәрендә гомер кичергән журналист Наилә Вилданова белән Казанда яшәгән техник фәннәр докторы Азат Вилдановның Балтач мәчете диварына указлы имамнар истәлегенә хәтер тактасы куйдыруы сәбәпче. XIХ һәм XX гасыр­ларда махсус рөхсәт-указ белән рухани итеп билгеләнгән Фәйзулла Уразаев (?-1845), Мөхәммәтгали Фәйзуллин (1845-1862), Габделсаттар Дәминов (1845-1883), Борһанетдин Мөхәммәтгалиев (1862-1884), Габделбарый Габделсаттаров (1884-?), Ногман Гобәйдуллин (1884-1924), Вилдан Ногманов (1924-1936) исемнәрен гранитка уеп язу элекке хатирәләрне бүгенге яшәешкә ялгады да куйды. Шушы вакыйга уңаеннан, зурдан кубып, хәзерге мулла Нияз Вафин рәислегендә авыл җыены узды. Шатлыкны уртаклашып Тәтеш районы мөхтәсибе Исфан Җәләлетдинев, Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла Яруллин, район хакимияте башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Балтач кияве – галим Нурулла Гариф, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, Казандагы мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Мифтахов, Палестина  кунагы Зиат әфәнде, авыл җирлеге рәисе Имаметдин Мөхәммәдуллин һ.б. чыгыш ясады.

Алмашка догалы оныклар тәрбияләп үстерүне, халыкны берләштерүне  максат итеп куйган әлеге күркәм чара – утыз мәчетле районның һәрбер гыйбадәтханәсендә кабатланырга лаеклы матур үрнәк. Бу кичә яңгырашында Вилдан мулланы нахакка җәберләттермәгән Балтач халкына рәхмәт кайтавазы да  ишетелде сыман. Чөнки утызынчы елларда, В.Ногмановны кулга алырга килгәч, авыл халкының болыт кебек җыелуы хәвеф-хәтәрне булдырмыйча кала. Шулай ук совет заманында эшчәнлек алып барган, дәвамчы булган һәвәскәр муллалар исеме дә зурлап искә алына. Чөнки дин халыктан, авылдан беркайчан аерылмый. Яшереп кенә булса да, тормышны дәвам итүче парларга никах укыла,  балага исем кушыла, мәрхүмнәр соңгы юлга озатыла,  Корбан һәм Ураза гаетләре үткәрелә. Алар, совет заманы каршылыгын җиңеп, фидакяр эшчәнлек алып бара. Шуңа күрә указсыз муллаларны да исемлектән төшереп калдырырга ярамый. Милләт белән диннең бер сафтан атлавы хәерле.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ. 

Казан – Кама Тамагы – Казан.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: