Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Тавык тәпиле Зөләйха

“Россия-1”  каналы буенча әллә ничә айлар дәвамында алдан реклама ясалган, “елның бестселлеры” дип күкләргә чөелгән “Зөләйха күзләрен ача” атлы киносериалны күрсәттеләр.

Беренче серияләрен карый башлауга ук, Мәскәү газеталары һәм социаль челтәрләр нәфрәт сүзләре һәм ләгънәт белән тулды. Һәммә бәяләрне бергә укмаштырсаң, “Зөләйха күзләрен түгел, ботларын ача бит; экранда яңа фәхеш­лек күренешләре ялтырый башлаганчы балаларның күзен кап­ларга өлгереп тә булмый”, – дигән нәфрәт яңгырады.


Дөрестән дә, шул ук исемдәге китабы дөнья күргәч, без газиз милләтенә карата нәфрәте һәм хыянәте өчен авторның үзен – Гүзәл Яхинаны гына сүккән идек. Татарстан акчасын таларга маһир Мәскәү “даһилары”, Г.Яхинага автордаш булудан да тартынып тормыйча, “бестселлер” романга тагын әллә никадәрле өстәмәләр керткән. Тамашачылар күзеннән яшь агызырга һәм фәхеш күренешләрен өзмәскә теләүдәндер, алар “өлкән туган”ның йөзек кашы булган фахишә Настасьяны Игнатов белән бергә поездда Себергә хәтле сәяхәт иттерә. Красноярск каласына килеп җиткәч, фахишә ГПУ офицеры Кузнец ятагына күчеп, Игнатовның йөрәгенә чиксез “яра” ясый. Ләкин ятак каһарманы Нас­тасьяга гэпэушник Кузнец кына да аз, ул бераздан Г.Яхина романында бөтенләй дә булмаган Мәскәү агенты Тихомировның сөяркәсенә әверелә. Мәскәү һәм Красноярск “айгырлары” кәнтәй белән курчак урынына уйнап туйгач, ахыр чиктә Настасьяны Игнатов нигез салган Сәмруг (Сәмрук) бистәсенә кайтарып ыргыталар. “Бичара” Настасья Игнатов ятагына һәм йөрәгенә юл таба алмыйча шушында вафат була. “Гыйшкына” төкерелгән Игнатов белән сансыз хәлгә калган “бичара” Настяны “кызганудан” күзгә “яшьләр” килә...

Мәскәү “даһилары” никадәр генә бизәргә теләсә дә, “Зөләйха күзләрен ача” сериалы коточкыч дәрәҗәдә җансыз, соры, үле булып чыккан. Фильмның бер генә эпизоды да тормыш тәҗрибәсе булган зыялылар өчен һич яңалык түгел. Авторлар затлы тамашачы өчен бер генә ачыш та ясый алмаган, артистларның уйнау дәрәҗәсе коточкыч түбән. Итәген, татар хатыннарыча, ыштан бөрмәсенә тыгып та идән юа, Сәмруг бистәсендә ике-өч эпизод буена камыр да баса белмәгән Чулпан Хаматованы гына кызганасың. Ире Мортазаны җәллад Игнатов атып үтергән чакта да, чирләшкә улы Йосыфны кочаклап юаткан мизгелләрендә дә йөзе туң бүкәндәй һаман үзгәрешсез. Аның күзләре елмайган һәм йөзенә нур иңгән чагын гомумән күреп булмый. Хәтта, ире Мортаза белән якынлык кылган яки немец табибе Лейбе ятагына сузылып яткан мизгелләрендә дә чыра яктысы хәтле генә дә кабыну-җанлану юк, Хаматова “такта” да “такта” гына. Ахыр чиктә, “безнең Татарстанда йөзәрләгән халык театры бар, бу Зөләйха ролен шулардагы дистәләгән татар хатыны Хаматовага караганда йөз мәртәбә җанлы һәм остарак уйный алыр, Татарстанның берничә дистә миллион акчасы да җанга калыр иде”, дип сүгенеп куярга да туры килә...

Киносериалны бар Россия экраннарга капланып карагандыр, дип уйларга һичбер нигез дә юк. Социаль челтәрләрдә “бер сериясен унбиш минут карадым, шундук гайрәтем чикте”, дигән бәяләр санап бетергесез. Беренче сериядә ялтырап алган Мортаза белән аның “Убырлы карчык” әнисе татарларны гына түгел, рус тамашачысын да ышандырмый. Себердә сурәтләнгән вакыйгалар да бармактан гына суырып алынган, алар хакыйкатькә гомумән туры килми. Фильмда гыйбрәт йә тәрбия алырдай әхлак, мәхәббәт, тугрылык, тарих, савап чагылмый, ул тоташы белән соры, җансыз күренеш белән тулган. Күңелдә бер генә героена карата да миһербанлык йә хөрмәт хисе тумый, фильмның шушы бер күрсәтү белән үк чүплеккә китеп барачагын аңлап сызланасың...        

Әмма Мәскәү әһелләре асыл татар улларының чәчен үрә торгызырдай кабахәтлек күрсәтүдән тыелып кала алмаган. Татарстан халкы акчасына иркенләп, 8 серия буе суза­-суза төшерелгән “шедевр”ның 2 нче сериясендәге бер хәл шаккатыра. Казан уртасында кулаклыкка чыгарып Себергә сөрергә хөкем ителгән бичаралар исемлеген барлау бара. Әүвәл экранда машинкада басылган кәгазьләр катламы күз алдыннан йөгерешеп уза. Ни гаҗәп, бер битендәге исемлек “Сюняев Рәшит” исеме белән башлана. Икенче юлда – Халиков Альфред. Сакчылар сөргенгә сөреләчәк пассажирлар исемлеген барлаганда янә колакларны шомландырып, гаҗәп исемнәр яңгырый: “Габдерәхимов Габдессәлам, Рәсүлев Зәйнулла, Солтанов Мөхәммәдияр, Таҗетдин Тәлгат, Тәфкилев Сәлимгәрәй, Идрисов Гомәр, Гайнетдин Равил, Мәрҗани Шиһабетдин, Солтангалиев Мирсәет...” Тукта, тукта! Шакшы фильм хакына Татарстан акчасын умырып талаган асаба кавем үзенең чын йөзен һәм татарга нәфрәтен шушы эпизодта ача түгелме соң? Дүртенче мөфти булып торган Габдессәлам хәзрәт 1840 елда ук җанын тәслим кылган, Шиһабетдин хәзрәт – инде 1889 елда ук вафат булган “пәйгамбәрдәй” галим, мөфти М.Солтанов - 1915 елда, Зәйнулла ишан белән Уфадагы “Галия” мәдрәсәсен нигезләү өчен генә дә 30 мең алтын тәңкә иганә бүлеп биргән С.Тәфкилев бер гасыр элек вафат. Кинодагы вакыйгалар сурәтләнгән 1930 елда җәллад Сталинның милли сәясәтенә каршы чыгарга батырчылык иткән һәм Мәскәү тарафыннан икенче сортлы дип билгеләнгән мөселман халыкларыннан хасил Туран дәүләтен төзү хыялы белән янган Мирсәет Солтангалиев әле Саратов каласында сөргенлектә йөри. Тарих фәннәре докторы Альфред агай Халиков дистә еллар элек, Нижгар төбәгендә мөфти булып торган Гомәр хәзрәт Идрисов 2008 елда китеп барды. Дөньякүләм шөһрәтле академик Рәшит Сюняев исән-сау, ул бүген Германиядә аерым бер институт җитәкләп, кешелек фәненә хезмәт итә. Бүген мөфти булып саналучы Тәлгат белән Равил хәзрәтләр дә исән-сау. Алда телгә алынган шәхесләрнең һәммәсе дә галим һәм милләтче, “халкым, халкым” дип, татар өчен янып йөрүчеләр. Барчасы да әйдәман һәм халыкка маяк. Ә Татарстан акчасын савып, “бурда-фильм” ясаучы сорыкортлар татар милләтенең иң күренекле шәхесләрен Себергә генә түгел, ә билгесезлеккә сөрергә, аларны тарих битләреннән юкка чыгарырга җые­налармыни?..

Шушы “бурда-фильм” төшерү өчен йөзәр миллион тәңкә бүлеп биргән татар җитәкчеләренең тар маңгайлыгы шаккатыра. Кәнәфи һәм шуның астыннан кесәләренә агып торган керем хакына дип нәселләрен саткан сораннар милли әдәбиятны да, татарның ачы тарихын да белми, белергә дә теләми. Ләкин нигә һичьюгы берсе генә дә яннарында хакыйкатьне маңгайларына бәреп әйтердәй туры сүзле, чигенмәс-сынмас киңәшчеләр тотмый? Һәм нигә дип алар милләт йөзенә хурлык китерә, татарны кимсетә торган китап яки фильм өчен, үзбелдеге белән, миллионлаган тәңкә акчаларны чыгарып ыргыта соң? Югыйсә, милләт инде ничәмә дистә ел буена шулардан ук бөек Олуг Мөхәммәд хан, Сөембикә ханбикә, бөек Гаяз Исхакый, Сара Садыйкова, Фатих Кәрим һәм тагын дистәләгән чын шәхесләрне искә алып, алар хөрмәтенә Казан уртасында мәрмәр һәйкәлләр булдыруны таләп итә. Ә алар дистә ел буена халыкны, нәкъ кумирлары Медведев шикелле, “акча юк бит, сез түзегез инде” дип, вәхшиләрчә алдый...

Ә Казан вокзалында “ялтыраган” исемлеккә кире әйләнеп кайтсак, монысы инде “бөек” Гүзәл Яхина гына төзегән кара ният түгел. Шушы исемлектә татар акчасын талап киткән карагруһчы кавемнең чын йөзе ачыла. Тугры сталинчы Жданов әйтеп калдырган бит: “Баганаларын киссәң, койма үзеннән-үзе ава”. Болар, әнә, исемлек буенча татарның барча зыялыларын - кырып, ә аннары безнең милләтне рус тарафыннан йоттырып бетермәкче. Татар илбашларының “Зөләйха” соавторлары кабыкка төреп биргән шушы мәкерне аңламавы яман...

Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәргә, ә аннан соңгы җанисәп вакытында һәр татарны бөртекләп һәм берәмтекләп милләт сафында калдырырга көрәшеп йөргән көннәрдә Мәскәү әһелләре безне бөтен Россия мөнбәреннән торып мыскыл итте. Максатлары ачык: карагруһчылар безнең Йосыфлардан – Иван Игнатов, ә татар милләтеннән россиян ясамакчы. Кәмитче ролен башкарган рупор Жириновский татарны Монголиягә күчерү белән янап йодрык селки иде, ә менә Мәскәү карагруһчыларының гомумруслаштыру ниятенә каршы төшә калсак, безне Себергә сөрү белән куркыталар икән...  

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев