Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

“Махатма Ленинга” 

27 гыйнварда юлбашчы җәсәден агач мавзолейга урнаштырганнар. Йөзен ачык калдырып, мәетне халыкка күрсәткәннәр. Юлбашчы белән бер миллион кеше хушлашкан. Һәр өч көн саен җәсәднең торышын күзәтеп, аны күмүне 1924 елның мартына кадәр сузганнар!

2024 елда большевиклар юлбашчысы вафат булганга 100 ел тула. Әмма бер гасырдан соң булса да аның мәете Мавзолейдан чыгарылып, җиргә күмелер дип әйтә алмыйбыз.


Владимир Ильич Ленин үзе, күпләрнең хатирәләре буенча, әнисе янына җирләүләрен үтенгән. Аның җәсәде Петроградның Волковское зиратында җирләнергә тиеш булган.

1922-1924 елларда юлбашчының сәламәтлеге начарайгач һәм ике тапкыр инсульт та кичергәч, аеруча 1923 елның көзендә аның бөеклеген мәңгеләштерү мәсьәләсе алгы планга чыга. Политбюро утырышында Сталин: «Ленинның тәнен җирләмәскә, ә бәлзәмләп, киләчәк буын өчен сакларга кирәк, чөнки провинцияләрдәге кайбер иптәшләр шулай тели... Бу борынгы рус гореф-гадәтләренә дә каршы килми», – дигән. Аның бу идеясенә кискен каршы чыгучылар да табылган: Бухарин, Каменев һәм аеруча Троцкий. Алар мумиягә табыну, аңа баш ию – дин культы туу белән бер, дип тәкрарлаган. Алар тиздән илне канга батырачак Сталинның идеясен «ахмак­лык», «җәсәд иясен күккә чөю» дип бәяләгән. Сталин, сүзләренә колак салынмагач, бу идеягә башка әйләнеп кайтмыйча торган. Әмма 1923 елны ук юлбашчыны даһигә әйләндереп, аны иң яхшы сыйфатларга гына төреп күрсәтү башланып киткән инде. Хәтта ки Ленинизм институты да ачылган. «Правда» газетасы да Ленинга кагылышлы барча кәгазьләрне тупларга кирәк, дип өндәгән. Ленинны ул исән чакта ук изгеләштерә башлагач, аның җәсәде урыны да үзгә булырга тиеш дип уйлаучылар арткан... Башкаларның фикере кирәк тә булмаган. М.Булгаков әйтмеш­ли: «Тиздән толерантлык шуңа барып җитәчәк, акыллыларга уйларга рөхсәт итмәячәкләр, чөнки бу наданнарның хисләрен кимсетәчәк». Ильич үлеп, икенче көн китүгә үк, профессор ­А.Абрикосов җитәкләгән табиб­ләр төркеме, Ленин белән хушлашу вакыты өчен генә дип, аның тәнен вакытлыча гына бәлзәмләп тә куйган: бары да яхшы, янәсе, алты көн торырлык.

27 гыйнварда юлбашчы җәсәден агач мавзолейга урнаштырганнар. Йөзен ачык калдырып, мәетне халыкка күрсәткәннәр. Юлбашчы белән бер миллион кеше хушлашкан. Һәр өч көн саен җәсәднең торышын күзәтеп, аны күмүне 1924 елның мартына кадәр сузганнар! Көннәр җылынуга күчкәч, бәлзәм булышлык итмичә, тән таркала башлаган. Шулчак РКП(б) ҮК генераль секретаре Сталин һәм Тышкы сәүдә наркомы Л.Красин җәсәдне озак еллар буе сакларга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Ахмак Л.Красин мистика белән кызыксынган һәм шулай иткәндә, кайчан да булса, мумияне җанландырып та булачак дип уйлаган. Ул табиб һәм шул ук вакытта фантаст-язучы Александр Богданов белән дуслашкан. Ә Богданов исә канны алып, яңадан күчереп агызу – кешенең сәламәтлеген яхшыр­та, дип сөйләнүчеләрнең берсе. Тормышны кешеләргә Аллаһы Тәгалә бүләк итүенә төшенмәгән ике ахмак Ленин тәненә җан кертү киләчәктә бик тә мөмкин, дип фикерләгән. Православие дине училищесын тәмамлаган, берничә ел буе дини семинариядә белем алган Сталин Ленинның җәсәденә миллионлаган кеше табынасына шикләнмәгән. «Ленинизм» динен формалаштыру – үзе үк зур бөеклек ләбаса! Тагын махсус комиссия төзелгән, аңа шул ук Л.Красин, ҮК секретаре В.Молотов һәм Ленинның дусты В.Бонч-Бруевич кергән. Бер галим-биохимик, тагын бер патологоанатом белән берлектә Л.Красин җәсәдне бик түбән температуралы корылма эченә туңдырып куярга кирәк, дип ышандырган. Имеш, шулай итсәләр, берничә гасырдан соң Ленинны терелтеп булачак. Баштарак бу фикергә аздан гына иярмәгән Ф.Дзержинский бик тиз аңлап алган: әлеге корылма электр тогын күп ашаячак. Юк инде, электр тогы илдә болай да тотрыксыз... Шуннан соң галимнәр дә мәетне бәлзәмләү яхшырак дип тапкан. 1924 елның март ахырында төп хезмәт башланган. Мәет инде ярылган булганга күрә, башка ысул кулланылган. Табибләр Ленинның тәнен андагы бушлыкларга, сеңерләргә бәлзәм үтсен өчен егерме җирдән кискәннәр. Тәнендә барлыкка килгән үлем тапларын уксус кислоталы уколлар кадап, юкка чыгарганнар. Махсус эремә белән тутыру өчен башын тишкәннәр. Күзләрен алып, алар урынына пыяла шарлар куйганнар. Авызын пөхтә итеп теккәннәр.

1924 елның июнендә Коминтерн делегатларына һәм В.Ленинның туганнарына шушындый җәсәдне күрсәткәннәр. Надежда Крупская тын гына мышкылдап елаган, ә Ленинның ир туганы Дмитрий: «Бары да бик яхшы килеп чыккан, Владимир нәкъ җанлы кеше кебек ята!» – дип сөенгән. Ул көннәрдә Л.Красин: «Бу урын әле баш ию, табыну буенча Мәккәне дә, Иерусалимны да узачак», – дип шапырынган. Әмма ул үзенең дә тиздән вафат булачагын күзалламаган. 1925 елда аны Атланта илләре белән сәүдә килешүләре төзү, чит ил капиталын кулланып, совет трестларын булдыру өчен Бөекбританиягә полпред вазифаларын үтәргә юллаганнар. 1926 ел көзендә Красин йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның тәнен яндырып, көлен Мәскәү Кремле янына урнаштыр­ганнар... Икенче бәндә, патологоанатом В.Воробьев, Ленин тәнен бәлзәмләгән, кеше тәнен консервацияләү буенча үзенчәлекле методика уйлап тапкан табиб – 1918 елны, Харьковта яшәгәндә, анда табылган мәетләрнең большевиклар үтергән кешеләр икәнен әйткән булган, хәзер исә үзен берәр мөһим эштә күрсәтеп, акланырга теләгән. 1934 елны хөкүмәт аны, Ленин мумиясен яхшы сыйфатта тотканы өчен, Ленин ордены белән бүләкләгән. Әмма өч ел узуга, ул бөерләренә операция ясаткан мәлдә үлгән. Аның тәнен утта яндырганнар. Үз органнарын Харьков медицина институтына тапшыруны васыять иткәнгә күрә, бу да үтәлгән. Көле Харьков зиратына күмелгән... Психоаналитик Арон Залкинд исә Ленинның баш миен өйрәнүдә катнашкан. Моның өчен юлбашчының баш миен дә саклап торачак махсус Баш мие институтын ачканнар. Большевиклар партиясе Ленинны идеаллаштыруны дәвам итеп, башка дәүләтләр алдында аның искиткеч даһи юлбашчы булуын расларга теләгәч, Ленинның баш мие, имеш, башка бар кешеләрнекеннән аермалы дип табылыр, дип фикерләгәннәр. Әмма бу расланмаган, Ленин үзе исән чакта ук аның баш мие инде зәгыйфьләнеп җыерылган һәм сул як өлеше кечерәйгән. 1930 еллар башында ук А.Залкиндны Психология, педология һәм психотехника институты директорлыгыннан алганнар, ул шушы институтта берничә ел рәттән бары тик гади хезмәткәр булып кына эшли алган. 1936 елда, чираттагы җыелышта сүккәннән соң, бичара галим, урамда барганда йөрәге тотып, вафат та булган.

МӘЕТКӘ ҺӨҖҮМНӘР

Ленинның мәетен данлауга юнәлдерелгән пропаганда тискәре нәтиҗәләрсез калмаган. Җирләнмәгән мәеткә карата нәфрәт белдерүчеләр совет елларында ук табылган. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышына кадәр үк, 1934 елда, Мәскәү янындагы «Прогресс» совхозы крестьяны Митрофан Никитинның Ленинга илдә коточкыч ачлык тууы аркасында дәгъвасы булган һәм ул аннан үч алырга ният корган. Мавзолейга кергәч, наган чыгарып, юлбашчының гәүдәсенә ата башлаган. Ике тапкыр гына атарга җитешкән, ләкин тидерә алмаган. Сакчыларның аңа таба йөгерүен күргәч, өмете өзелеп, үз-үзенә аткан... Ленинга һөҗүм итү тарихы 1959 елда да дәвам иткән. Бу юлы бер бәндә Мавзолейда экскурсия барганда, чүкеч тартып чыгарган һәм саркофаг пыяласына суга башлаган. Тик чәрдәкли генә алган, аны акылдан язган дип тапканнар... Бер елдан соң Фрунзе каласында яшәүче Минибаев, Мавзолейга кергәч барьер аша сикереп чыккан да, аягы белән җәсәдне саклап торучы пыялага типкән, пыяла кисәкләре Ильичның гәүдәсенә коелган. Мавзолейны ашыгыч рәвештә ремонтка япканнар. Минибаевтан сорау алганда, ул соңгы елларда шушы хакта гына хыяллануы хакында белдергән. Шул ук вакытта янәшәдәге Сталин җәсәденә ул игътибар да итмәгән...     

Киләсе елда Смирнова фамилияле бер хатын саркофагка төкергән һәм пыяланы таш белән ваткан. Аның язмышы билгеле түгел, ул елларда мондый гамәлләр өчен гадәттә психик авырулар сырхауханәсенә сала торган булганнар. Ленин гәүдәсенә чираттагы һөҗүм 1962 елда кабатланган. Бу юлы Павлов Посадта яшәүче пенсионер Лютиков саркофагка таш белән томырган. Әмма аны психик авырулар сырхауханәсенә япмаганнар. Ул моңа кадәр дә газеталарга совет властена каршы эчтәлекле язмалар җибәргән булган, ләкин аны юаш кешегә санап, тынычлыкта калдырганнар. Ә менә 1967 елның сентябрендә Литваның Каунас шәһәрендә яшәүче Крысанов Мавзолейга кергән җирдә үк үзе ясаган бомбаны шартлаткан. Үзе дә һәлак булган, берничә кешенең дә гомерен өзгән, әмма Мавзолейга зарар килмәгән. Мондый гамәлләрдән соң Мавзолей сагы куәтләндерелгән, ә Ленин җәсәден сыйфатлырак пыяла астына урнаштырганнар. Һич көтмәгән вакыйга 1973 елның 1 сентяб­рендә килеп чыккан. Урам тулы кеше, балалар... Гадәттә, аларның күбесен Кызыл мәйданга да алып килә һәм Ленин мавзолеен да күрсәтә торган көн... Туристлар белән тулы шау-шулы төркемгә кушылып, Мавзолейга бер ир-ат та үткән. Бәлкем, аны укытучы дип тә уйлаганнардыр. Ашыкмыйча гына саркофаг янына атлаган. Балалар булуы да, сак торуы да аны борчымаган. Бик тә тыныч булган, ләкин Ленин җәсәде янына җитүгә үк, үзе ясаган шартлаткычның чыбык­ларын тоташтырган. Шартлау  куәтен чамалау өчен, шуны да искә алу җитә: почет каравылы солдатлары читкә очып барып төшкән, алар контузияләнгән, имгәнгәннәр. Мавзолей эче канга баткан, террористның гәүдәсе кисәкләргә таркалган. Җинаятьче артыннан ук барган, Әстерханнан килгән гаилә дә һәлак булган. Дүрт бала авыр җәрәхәт алган, тагын 12 мәктәп укучысы җиңел җәрәхәтләнгән. Саркофагка берни булмаган, чөнки аны моннан начаррак тәэсирләргә дә бирешмәслек, броняланган пыяла саклап торган. Бу кайгылы вакыйганы хөкүмәт халык­ка җиткермәгән. Әмма хөкүмәт җитәкчеләре борын төбендә үк килеп чыккан теракт аларны уйланырга мәҗбүр иткән. Бирегә Ю.Андропов үзе дә килеп киткән. Шартлау халыкта шау-шу тудырса да, аны бит йөзләрчә кеше ишеткән, кайберәүләр яралылардан аккан канны да күргән, башкаланың иминлек саклау системасы бу юлы бик тиз гамәл кылып, һөҗүм урынын сак белән уратып алган. Бу гамәлне кылучының кем икәнен дә белә алмаганнар. Озак вакыт үткәч кенә, аның Горловка каласыннан булуы ачыкланган. Бу бәндә өч тапкыр төрмәгә кергән, үзенең дус хатын-кызын үтергән явыз булып чыккан.

САРКОФАГЛАР ҖИР ТУЛЫ

Россиядә җәсәдләре бәлзәмләнгән шәхесләр бар. Әйтик, рус хирургы, мәшһүр галим-­анатом Н.Пирогов 1881 елны 71 яшендә вафат булгач, аның тәнен чиркәү әһелләренең ризалыгын алып, нибары дүрт сәгать эчендә бәлзәмләп куйганнар. Өч елдан соң янәшәдә чиркәү дә төзелгән. Әмма 1920 еллар ахырында җәсәд сакланган җиргә бурлар кереп, пыяла саркофаг капкачын җимереп, Пироговның шпагасын алган. 1927 елда галимнәр җәсәдне саклап булмаячак дигән нәтиҗәләргә килгән. 1941 елда фашистлар һөҗүме сәбәпле чигенгәндә, саркофагны җиргә күмгәннәр һәм бозганнар. Мәетнең саклану дәрәҗәсе начарланган, соңрак күп тапкырлар бәлзәмләнгән.

1925 елда революционер, хәрби эшлекле Г.Котовский 44 яшендә һәлак булгач, аның мәете дә профессор Воробьев төркеме тарафыннан бәлзәмләнә. Җәсәд җир астындагы корылмага урнаш­тырылган. Саркофаг кырына орденнарын, янәшәгә зиннәтле кавалерия шашкасын беркеткәннәр. Бу тантана урынына әйләнгән. Монда пионерга кабул иткәннәр, армиягә алынучылар Ватанны сакларга вәгъдә иткән. Әмма 16 елдан соң, 1941 елның августында кала фашистлар кулына, ә соңрак румын хәрбиләре кулына күчкән. Котовский җәсәден яшереп куюны оештыра алмаганнар. Румын солдатлары саркофагны ватып, җәсәдне боз­ганнан соң, аны җирле коммунистлар яткан траншеяга тотып атканнар. Мавзолейны юкка чыгарганнар, ә өч Хәрби Кызыл Байрак орденын һәм шашкасын урлаганнар. Икенче көнне тимер юл депосы башлыгы И.Скорубский җитәкчелегендә траншеяны яңадан казып, Котовский гәүдәсе калдыкларын бер капчыкка җыеп алганнар, 1944 елга кадәр саклаганнар. Сугыштан соң Румыния урланган әйберләрне киредән СССРга кайтарып биргән, алар Совет Армиясе музеенда сак­лана. Котовскийның гәүдәсен табутка салып, эретеп ябыштыралар һәм мавзолееның сакланып калган өлешенә куялар. Һәйкәл-склеп өстенә үзешчән рәссам ясаган сурәтен беркетәләр. Молдавия ССР хөкүмәте аны үз территориясенә алырга теләү белән, украиннар 1965 елны тиз арада мемориаль комплекс төзеп куя, һәйкәл урнаштыра, табут өстенә бәрхет яба. Ә 2016 елны Подольск хакимияте Г.Котовский гәүдәсен шәһәр зиратында җирләргә кирәк дигән карарга килә...

Узган гасырда ук тәннәре бәлзәмләнгән, башка милләт, башка дәүләт лидерлары да байтак. Әйтик, Төньяк Кореядагы Кимнар династиясе вәкилләре йөз елдан артык яшәргә теләп, хәтта кан алыштырып та караган, әмма Кодрәт Иясе билгеләгән вакыттан уза алмаган. Ким Ир Сен 1994 елда, 82 яшендә вафат булгач, аның бәлзәмләнгән җәсәде мавзолейга, Кымсусан мемориалына, ягъни Кояш сараена урнаштырыла. 2011 елны улы Ким Чен Ир 70 яшендә бакыйлыкка күчә, аның мәете дә – шул сарайда. Аларга шул дәүләт хакимиятенә бил бөгеп, ачлыкта туып, ачлыкта үлүче меңнәрчә халык баш ора. Сарайга килүчеләргә аларның җәсәдләре яныннан үткәндә фотога төшерү тыела, килгән халык пышылдап кына сөйләшергә тиеш, җете кием киючеләр кертелми... 

Янәшәдәге Кытайда 1977 елда, Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында мавзолей корылды. Аның залында, бәллүр табутта КХР юлбашчысы Мао Цзэдун гәүдәсе саклана. Инкыйлаб уңышлары залы да бар, икенче катта – кинозал, анда юлбашчы хакындагы «Сагыш» фильмы күрсәтелә. 1938 елда җан тәслим кылган Мостафа Кәмал Ататөрекнең гәүдәсе Анкараның этнография музее территориясендә җирләнә. Әмма 1953 елның 10 ноябрендә аның җәсәде махсус төзелгән «Аныткабир» мавзолеена күчереп саклана... 1952 елны «Монголия Сталины», маршал Хорлогийн Чойбалсан үлеп китә. Монголиядә Сталин дәрәҗәсенә ия булган, үз халкын кырган әлеге явызның гәүдәсе бәлзәмләнеп, шулай ук мавзолейга куела, исеме биек тауга бирелә. 1956 елда Советлар Союзындагы сәяси үзгәрешләр тәэсирендә аның эшчәнлеге тәнкыйтьләнсә дә, мумиясе кала бирә, һәйкәлләрен дә җимермиләр. Бары тик 2005 елны Сухэ-Батор җәсәде белән берлектә аның мумиясен дә мавзолейдан чыгарып, буддистлар традициясе нигезендә яндыралар. Көлләрен Алтан-Улгийда, башкаладагы «Алтын бишек» зиратында күмәләр. Мавзолейны сүтәләр... 30 яшендә, салкын тидереп вафат булган Сухэ-Батор инде 1923 елда ук шушы зиратка җирләнгән була. Ләкин 1954 елда аның мәетен тагын казып чыгаралар һәм аны Сухэ-Батор мавзолеена ­урнаштыралар... 

1969 елны Төньяк Вьетнам­ның беренче Президенты Хо Ши Мин вафат булгач, аның үз гәүдәсен яндырырга дип әйтеп калдырган сүзләренә колак салмыйлар. Сәясәт эшлеклесенең җәсәден бәлзәмләп, яшереп саклыйлар. АКШ бомбардировкалары барган вакыт була бу. 1976 елдан башлап аның гәүдәсе Ханой мавзолеенда, халыкка күрсәтелә. Ә менә 1979 елны үлеп киткән Ангола лидеры Антонио Агостиньо Нетоның гәүдәсе сакланган Луандадагы мавзолее халык өчен бары тик бер көнгә – 17 сентябрьдә, аның туган көнендә ачылган. Халык шул көнне аңа баш игән. 1992 елны аның гәүдәсен, гаиләсе үтенече буенча, җир куенына иңдергәннәр. Болгария җитәкчесе Г.Дмитров, «Болгария Ленины», 1949 елда Мәскәү яны территориясендә дәваланганда үлә. Аның Софиягә кайтарып бәлзәмләнгән җәсәде дә мавзолейдагы саркофагта саклана башлый. 1990 елда коммунистлар режимы бетерелгәч, аның гәүдәсе, туганнары үтенече буенча, яндырыла һәм Софиядәге үзәк зиратта, әнисе кабере янына күмелә. Мавзолее сүтелә. 1985 елны Гайана юлбашчысы Линдон Форбс Сампсон Бёрнхемның совет галимнәре тарафыннан бәлзәмләнгән мумиясен мавзолейга урнаштыру нияте барып чыкмый. АКШ моңа каршы төшә, илгә икътисади булышлык итмәү белән яный, шул сәбәпле аның гәүдәсен герметик капсулага гына урнаштыралар.

«МӘЕТ МАВЗОЛЕЙДАН ТУЙГАН»

В.Ленин культын халыкның олуг ихтирамына таянып төзегән Сталин сукыр ышанычның халык белән идарә итү өчен бер дигән сәяси инструмент булуын да, акрынлап үз культын төзергә нигез тудырачагын да бик яхшы аңлаган. Зомбига әйләндерү генераторы булып торачак мавзолей тиз арада калыккан. Әмма бер хакимият тә мәңгелек булмавына төшенгән большевиклар башкалада, ГПУ белән берлектә, халык аңын контрольдә тотуны өйрәнәчәк илле институт та ачкан. Әйе, әле телевидение дигән нәрсә халыкка бик ерак булган вакытлар бу. Д.Рокфеллер фикере соңрак туачак: «XXI гасырда йөзләрчә гражданнарны үтерү кирәк булмаячак, массалар өстеннән хакимлек итү өчен бары тик телеканаллар сатып алу һәм алар булышлыгында идарә ителгән коллар буынын тәрбия­ләү дә җитәчәк». Ә 1924 елны мавзолей төзүчеләрне, әлбәттә, ашыктырганнар. Бина өчен иң яхшы наратлар жәл булмаган. Архитектор А.Щусевтан 1924 елның маена яхшырак агач бина төзеткәннәр. Ә 1930 елны ул инде таштан ук корылган. Бөек Ватан сугышы елларында Ленин җәсәден махсус состав белән Себергә алып киткәннәр. Сугыш елларында Төмән авыл хуҗалыгы техникумында сакланган ул. 1945 елда гына киредән Мәскәүгә кайтарылган. Халык арасында Мавзолей белән Кремль үзара тоташкан икән дә, Сталин төннәрен Ленин саркофагына кадәр килеп куана икән, диючеләр дә очраган. Бүген мавзолей – РФ халыклары мәдәни мирасы объекты. Ленин мәетен... ваннада юалар, агарталар, костюмын алмаштыралар. Мәетне саклауга ничә дистә хезмәткәр беркетелгән һәм аны саклау өчен ничә миллион сум тотыла... Лаеклы ялдагы кешеләрнең чүплектә азык эзләүләрен күреп торган хакимият өчен бу шулкадәр мөһимме икән?!

ТИБЕТ ЫШАНЫЧЫ: КҮМЕЛЕР...

Махатма - һинд риваятьләрендә илаһи зат. Дөнья цивилизациясенең иң атаклы эшлеклесе, дигәнне аңлата. Бу нисбәттән рәссам-философ Н.Рерих эшчәнлеген да искә алу мәслихәт: 1926 елда Николай Рерих үз экспедициясен бүлеп, гаиләсе белән Россиягә әйләнеп кайта. Н.Рерих Совет республикасына, А.Луначарскийга һәм нарком Г.Чичеринга туфрак салынган сандыкчык тапшырган. Ерактан алып кайтылган туфраклы сандыкчыкка тибет һәм рус телләрендә шундый сүзләр дә язылган булган: «На могилу брата нашего Махатмы ­Ленина».

Билгеле ки, Һиндстанда кремация, мәетне яндыру – яхшы күренеш... Хәер, Күккә ашкан җан тәнен яндырылуын күргәч, бик өзгәләнә, диләр. Һиндстандагы мондый күмү кануны ул вакыттагы Россиядә кабул ителмәгән чак, әмма Ленинның гәүдәсен яндырырга гына кирәк, дип киңәш итүчеләр дә булмаган түгел. Хәтта аның Россиядә крематорийлар төзи башлау мөһим, дигән сүзләрен дә искә төшергәннәр. Ләкин хөкүмәт менә 100 елга якын вакыт эчендә бу, инде тәмам арган, имеш, саркофагыннан да торырга омтылган җәсәдне җирләмичә саклый. Югыйсә, Н.Рерих 1926 елның язындагы рәсми очрашуда совет хөкүмәте җитәкчеләренә Гималай акыл ияләренең мөрәҗәгатен, киңәшен дә тапшырган...

Ул чакта алда – мәҗбүри коллективизация, кара ачлык, ­ГУЛАГ, сугышка әзерсезлек һәм миллион корбаннар бәрабәренә киләчәк Җиңү, төзелешләр, коммунизм офыгына юнәлү, Космосны күрү, чиксез кораллану, аексызлык еллары... Ил, әйтерсең караңгылык белән дә, яктылык белән дә капланып бара. Әйе, В.Ленинга кешеләр төрле карашта. Кемдер аның дин әһелләрен атып үтерүгә һәм Себергә сөрүгә риза булуын, чиркәү-мәчетләрне юкка чыгарырга рөхсәт бирүен искә ала, кайберәүләр – аның Кышкы сарайны кан коймыйча яулавын... Әмма ничек кенә булмасын, Ленинны чыннан да махатма, ягъни олуг лидер дип әйтергә мөмкин. Мондый каһарманнар тик Россия җирлегендә генә туа ала. Моңа инану өчен 1910 елдагы бурлак хатын-кызларның фотосурәтенә күз төшерү дә җитә. Коллык бетерелергә тиешле заманга берничә ел кала төшерелгән сурәт өнсез калдырырлык... Гәрчә 1870-1873 елларда ук И.Репин «Иделдәге бурлаклар» картинасын яза. Танылган рәссамны бу әсәре өчен яратмыйлар. Россиянең артта калганлыгын, кешеләрне җанварга әйләндереп эксплуатацияләүне күрсәткән бит. Ә 1917 ел халыкка белем нуры китергән, миллионнарның хакыйкатькә күзен ачкан. Әмма хәзер халык янә мохтаҗлыкта, янә коллыкта...

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев