Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган

Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешенең гомерен саклап калырга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.
“Бу җиһазлар нәтиҗәлелеген күрсәтте. Быел 25 очракта шул җайланмалар коткарып калды. Барлыгы 67 кеше, шул исәптән 34 бала коткарылды”, - диде ул.
Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмаларын кую акциясе республикада 2016 елдан уздырыла. Инициатива Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Республикадан 20 млн 648 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
Максим Трущин әйтүенчә, нигездә, социаль куркыныч хәлдәге, күп балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Шулай ук, социаль яклау органнары химаясендә булган инвалидлар яшәүче йортларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында куела. Быел яше 70 тән узган өлкәннәр яшәүче 10 меңнән артык йортта эш башкарылган. Бу эш төгәлләнеп килә.
“Мондый сигналны ишетүгә, ничек тә уянасың, ишетми калу мөмкин түгел. Кеше исерек булса да уяна”, - диде Максим Трущин. Ул янгын чыгуның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, мичләрне дөрес кулланмау булуын әйтте.
Фото: Султан Исхаков
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196611/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 06:10Әхәт Сафиуллин: Кешелексез гамәлӘйтерсең илдә шушы явыз гамәлне җиң сызганып тормышка ашырудан башка проблемалар юк.25300
-
19 апрель 2021 - 06:00Ханнар рәссамы Иске бистәдә татар мәдәниятен күңеленә сеңдереп үскәнгә күрә, Р.Шәмсетдиновның иҗаты шулкадәр милли рухлыдыр, күрәсең.1600
-
18 апрель 2021 - 06:00“Йосыф” әсәренә 800 ел 1839 елдан алып 1917 елгача, 78 ел эчендә «Йосыф кыйссасы» 90 тапкыр нәшер ителгән. Шаккаткыч мәгълүмат!6200
-
17 апрель 2021 - 06:15Валери Тургай: Җанның кышын эретәсем бик килә Йә ашасың биекләрдән биеккә, Йә төшәсең упкыннарга капланып. Йә кояштай балкыйсың син, нур чәчеп, Йә каласың бер очкында сакланып...10700
-
17 апрель 2021 - 06:00Айга кырын карама (17-23 апрель) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!5400
-
16 апрель 2021 - 13:32Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең программасы билгеле Быелгы акция татар авылы белән шәһәр арасында бәйләнешләр эзләүгә багышлана, биредә балалар өчен аерым остаханә дә була.9500
-
16 апрель 2021 - 12:32Фантастик серия тәмам. Рәхмәт, егетләр! Гаҗәеп матч! Гаҗәеп серия! Мөмкин булган җиде очрашуның җиде уены да уйналды! Үз мәйданнарында даими оттырулар! Лидерларга әверелгән 19-20-21 яшьлек "Ак Барс" уенчылар! Кыскасы, фантастик серия!10601
-
16 апрель 2021 - 11:11Татар дәүләт филармониясе «Шүрәле» әкиятен уку буенча флешмоб игълан итте «Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып #Тукай135 #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк.8600
-
16 апрель 2021 - 11:05Бәйрәкә авылы тарихы китабын язганда авылга нигез салынган көн ачыкланган Бөтендөнья татар конгрессы Ютазы районы Бәйрәкә авылы тарихы китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.9900
-
16 апрель 2021 - 10:56Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды «Алтын битлек» иясе мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында сөйләде.14800
-
16 апрель 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 14 (2021) Искәреп кал, рәссам, Табигатьнең Кабатланмас язгы натюрмортын!..7802
-
15 апрель 2021 - 15:07Ларионова Ак мәчет турында: Шәймиев кешеләр кайда намаз укырга тиеш дип сорады Халыкара экспертлар киңәше белән мәчет ансамблен Болгар шәһәрлегеннән читтә урнаштырганнар.17800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50700
-
15 апрель 2021 - 14:00Татар зыялылары Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне: шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.15200
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 март 2021 - 08:50Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.59701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика