Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Worldskills катнашучыларын гадәти тормышка яраклаштыру өчен тренинг үткәрелгән

Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.

Татарстаннан Worldskills чемпионатында катнашучылар Мәскәүдә тантаналы кабул итүдә катнашкан. Моннан тыш аларны гадәти тормышка яраклашу өчен тренинглар үткәрелгән.

“Чемпионат бик күп вакытны алды, бик нык әзерләндек, күнектек. Чемпионат беткәч, гадәти тормышка кереп китүе кыен. Кайда ашарга, кайда яшәргә икәнлеген уйларга кирәк. Күңелдә ниндидер бушлык калды. Кемдер нәтиҗәгә иреште, кемдер ирешмәде. Тренинглар безгә планнар төзергә ярдәм итте”, - диде инженер дизайны компетенциясендә медальон яулаган Станислав Джуманязов “Татар-информ”га.

Татарстанлылар Россия җыелма командасы белән очрашкан. “Мәскәүдә безне бик җылы каршы алдылар. Россия җыелма командасы белән дуслаштык, эмоцияләребез белән уртаклаштык, вакытны күңелле үткәрдек. Экскурсияләргә йөрдек, ял иттек. Эш белән үткән дүрт көн эчендә бик арган идек”, - диде кичерешләре турында Джуманязов.

“Илем өчен бик горурланам. Мәскәүдә чемпионатка нәтиҗә ясадык. Планнар турында сөйләштек. Укырга, тормышымны сәнагать индустриясе белән бәйләргә планлаштырам. Җиңү өчен үзеңә максат куярга, аңа ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк”, - диде “Прототиплар ясау” компетенциясендә алтын медаль яулаган Айдар Минеев.

«Россия җыелма командасы лаеклы чыгыш ясады. Медаль зачетында Россия икенче урын алып җиңүчеләр өчлегенә керде. Татарстан катнашучылары уңышлы, төгәл чыгыш ясады. Гомуми нәтиҗәгә зур өлеш керттеләр. Команданың медаль зачетының 101 балыннан 17 балны Татарстан катнашучылары кертте. Бу лаеклы нәтиҗә", - диде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

“Мобиль робототехника” компетенциясендә бронза алган Эмиль Мифтахов әле һаман да чемпионатта алган кичерешләрдән арына алмавын әйтте. “Без бөтен Worldskills Russia дигән зур, дус гаиләбез беләк киләчәккә планнар турында сөйләштек. Чемпионаттан соң нәрсә белән шөгыльләнүебез турында фикер алыштык. Киләчәк буынны өйрәтәчәкбез”, - диде ул.

“Чемпионатта профессионаллык осталыгы да, психологик әзерлек тә мөһим. Чемпионатны үз туган җиребездә үткәрдек, җиңелрәк булырга тиеш иде, өйдә бит стеналар да булыша. Икенче яктан караганда, үз җиреңдә игътибар күбрәк, җаваплылык зуррак”, - диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Аның әйтүенчә, киләсе чемпионатка әзерлеккә үзгәрешләр кертеләчәк. “Психология юнәлешендә эшләргә , осталыкны яхшыртырга, яңа җайланмаларны өйрәнергә кирәк булыр. Шуңа күрә, катнашучылар җыелышып хаталарын, чыгышларын анализларга тиеш дигән карарга килдек. Киләсе чемпионатка әзерлеккә, графикка үзгәрешләр кертеләчәк”, - диде ул.

Фото: Александр Эшкинин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192748/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев