Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар турында сөйләде
Юбилейга әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы 2019-2020 елларга исәпләнгән.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы дүрт бүлектән һәм 75 чарадан тора. Бу хакта бүген РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
“Татарстан федераль проектларны гамәлгә ашыру эшләрен актив алып бара. ТАССРның 100 еллыгы – федераль масштабтагы вакыйга. Татарстан мәгарифкә, спортка, икътисадка, фәнгә һәм мәдәнияткә зур өлеш кертә. 100 еллык юбилейны оештыру һәм уздыру республиканың танылган казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Виталий Мутко.
Вице-премьер әйтүенчә, план дүрт бүлектән торган 75 төп чараны үз эченә ала. Бу тантаналы бәйрәм чаралары: Казанда БДБ илләренең I уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты, федераль Сабан туе. Икенче бүлек мәдәни үсешкә һәм социаль әһәмиятле вакыйгаларга багышланган.
Өченчесе фәнни, нәшрият һәм мәгълүмати проектлардан тора. Планның дүрттән бер өлеше төзелеш, ремонт һәм төзекләндерүгә кагыла. Тиздән Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасы булачак, Казанда Җәмигъ мәчет төзелә башлаячак.
Планда социаль әһәмияткә ия учреждениеләрне төзү һәм ремонтлау каралган. Өстәмә рәвештә 180 объект әзерләнә. Бу – авыл клублары һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, спорт мәйданчыклары, чаңгы базалары һәм бассейннар төзү.
“План чаралары 2019-2020 елларга исәпләнгән. Вакыт алай ук аз түгел. Федераль хакимият үзен тыныч хис итә ала: Татарстан хакимияте – теләсә кайсы масштабтагы проектларны гамәлгә ашыра белгән профессионаллар командасы”, – дип йомгаклады Виталий Мутко.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191688/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?55402
-
17 август 2022 - 12:00«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.7100
-
17 август 2022 - 11:00Карурманга кереп бер җырлау күпме тора? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.9101
-
17 август 2022 - 10:00Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала «Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.9800
-
17 август 2022 - 09:00Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.12700
-
17 август 2022 - 08:00Морза кызы Хәлимә “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.11600
-
16 август 2022 - 13:00Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.15900
-
16 август 2022 - 12:00Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак 18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.15100
-
16 август 2022 - 10:00Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.16100
-
16 август 2022 - 09:00Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.17100
-
16 август 2022 - 08:00Татар шәмаиленә урын бармы? Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.18100
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.19700
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.16000
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.111701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика