Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Төзелеш министрлыгы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны хәбәр итте

Күп фатирлы йортларда ул аена бер кешедән 71,95 сум, шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.

Татарстанда яшәүчеләр каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләре өчен бер кешедән аена 71,95 сум түләячәк. Шәхси торакта яшәүчеләргә килгәндә, бәя 78,05 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеле булды.

Элек Татарстан Республикасында яшәүчеләр чүп чыгарган өчен квадрат метрдан 2,8 сум түли иделәр.

Узган ел республикада калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларын сайладылар. Шулай итеп, көнчыгыш зонада чүп чыгру белән «Гринта» ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Казан һәм республиканың тагын 21 районы кергән көнбатыш зонада - «УК "ПЖКХ“» ҖЧҖ.

«Татар-информ» элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләр өчен чүп чыгаруның яңа тарифларыннан өстәмә кыйммәткә салым күләме алынырга тиешлеге турында сөйләшкәнлеген хәбәр иткән иде.

"Калдыклар белән эш итү инфраструктурасы үзгәрешләр кичерә. Ике зонада да 41 чүп аралау станциясе, бер тимер юл-йөк терминалы, 11 чүп-чарны сортларга аеру станциясе, 5 муниципальара каты көнкүреш калдыклары полигоны төзү планлаштырыла", - дип белдерде утырышта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/179008/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X