Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда иген кырларының 40 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.

Татарстанда 603,2 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу планлаштырылган мәйданнарның 40,6 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның яртысыннан күбрәге Әлки (59,7 процент), Нурлат (57,6 процент), Апас (54,7 процент), Зәй (52,6 процент), Тәтеш (52,4 процент), Буа (51,7 процент), Сарман (51,1 процент) районнарында җыеп алынган.

Авыл хезмәтчәннәре уҗым культураларын урып-җыюны төгәлләүгә якынлаша. Көзге бодай 330,6 мең гектарда суктырылган, бу - планлаштырылганның 96 проценты, ә көзге арыш 108,1 мең гектарда (92 процентны).

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңышлылык гектарыннан 28 центнерны тәшкил итә. Уңышлылык буенча лидерлар арасында - Зәй (40 центнер), Актаныш (37 центнер), Сарман (36,3 центнер), Нурлат (34,5 центнер), Тукай (34,4 центнер), Тәтеш (34 центнер) районнары.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иген урып-җыю

2
X