Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде

Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
Татарстан Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында үз позицияләрен яхшыртты һәм исемлектә икенче баскычта урнашты. Еллык тикшеренү нәтиҗәләрен Петербург халыкара икътисади форумы-2019 кысаларында игълан иттеләр.
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били. Нәтиҗәләрне игълан итүдә катнашкан экспертлар искәрткәнчә, Татарстан рейтинг тарихындагы иң тотрыклы төбәкләрдән санала. Рейтинг нәтиҗәләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та аңлатма бирде. Ул республикада инвесторлар җәлеп итү юнәлешендә көн саен эш алып барылуын искәртте. Шуннан соң Миңнеханов әлеге процессның төп моментларын билгеләде.
«Беренчесе – прокуратура белән берлектә булдырылган «Тикшерелгән бизнес» проекты. Ел ярым эчендә 90 мең мөрәҗәгать эшкәртелгән, шуның яртысы чит төбәкләрдән килгән. Биредә эшкуарларның консультация алу мөмкинлеге бар, алар теге яки бу мәсьәлә буенча үзләрен тикшерә ала. Бу – бизнес өчен бик җитди ярдәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, икенче мөһим фактор – бизнеска үз продукциясен тәкъдим итүдә ярдәм кулы сузу. Моның өчен республикада Дәүләт заказы агентлыгының биржа мәйданчыгы эшли, анда төрле семинарлар үткәрелә һәм эшкуарлар үз продукты белән кайда һәм ничек килергә икәнлеген белә ала.
«Өченчесе – финансларга юл. «Бер тәрәзә» системасында онлайн режимында 50дән артык финанс институты хакында кирәкле бөтен мәгълүматны алырга мөмкин», - диде ТР Президенты.
Ахырдан Миңнеханов республика һәм ил өчен мөһим булган эшче профессияләр әзерләү темасын кузгатты. Ул Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм WorldSkills хәрәкәте арасында килешүгә кул куелуын искәртте. «Казанда Россия күләмендә WorldSkills чемпионаты узды, август аенда дөнья чемпионаты үтәчәк. Без бу җәһәттән беренче позициядә – республикада 31 ресурс үзәге бар» - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187665/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?52602
-
17 август 2022 - 12:00«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.5000
-
17 август 2022 - 11:00Карурманга кереп бер җырлау күпме тора? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.6600
-
17 август 2022 - 10:00Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала «Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.7200
-
17 август 2022 - 09:00Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.9300
-
17 август 2022 - 08:00Морза кызы Хәлимә “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.9600
-
16 август 2022 - 13:00Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.14100
-
16 август 2022 - 12:00Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак 18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.13300
-
16 август 2022 - 10:00Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.14600
-
16 август 2022 - 09:00Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.14800
-
16 август 2022 - 08:00Татар шәмаиленә урын бармы? Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.16200
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.18400
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.14900
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.111301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика