Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен «Ана даны» медале белән бүләкләде

Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.

Гаилә кыйммәтләре мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасында ТР Президенты шул хакта белдерде.

Очрашуга барлыгы 50 гаилә – «Татарстанның гаилә альбомы» (анда кунакларның шәхси гаилә архивларындагы фотолар кергән) геройлары чакырылган иде.

ТР Президенты Республика көне алдыннан гаиләләрне Казан Кремленә җыю күркәм гадәткә әверелүен искәртте. «Балалар – Россия һәм Татарстанның киләчәге. Гаилә кыйммәтләре мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Менә шушындый гаиләләр үрнәгендә без бөтен республикага ничек дус яшәргә, балалар, республика һәм илне ни рәвешле яратырга кирәклеген күрсәтергә телибез. Һәм биредә сез үрнәк булып торасыз», – диде Президент.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен – Биектау районыннан Рәисә Ниязованы, Алабуга районыннан Наталья Сашинаны һәм Азнакайдан Зөлфия Калистратованы «Ана даны» медале белән бүләкләде.

Беренче тапкыр мондый кабул итү 2014 елда үткәрелгән иде, шуннан соң ул күркәм гадәткә әверелде. Әлеге чарага озак еллар бергә яшәүче, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, шулай ук спортчылар, табиблар, мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләрнең (һ.б.) гаиләләре чакырыла.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов гаилә

2
X