Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды

Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләре вәкилләренә мәктәп автобуслары һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстанның 44 районына 57 Ford Transit автобусы юл тотачак. Алар укучыларны мәктәп маршрутлары буенча йөртү өчен файдаланылачак. Моннан тыш, ТР Муниципаль берәмлекләр советы республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципалитетлар да транспорт чараларына ия булды.
«Муниципалитетлар – төбәкнең генә түгел, илнең дә нигезе. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Муниципалитетларга һәрвакытта да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәбез. Бүген без иң яхшыларны билгеләп үтәбез, аларга 100 автомобиль, шул исәптән шәһәр округлары өчен 93 «Нива», җиде автобус, шулай ук балаларны йөртү өчен мәктәп автобуслары тапшырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы елларда республикада «авыл җирлекләренең имиджын формалаштыру өчен күп нәрсә эшләнүен» искәртте.
«Татарстанда Муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясау, шулай ук Президентыбыз катнашында муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләренә автобус һәм автомобильләр тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Бүген авыл мәктәпләре ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган автобуслар ала», - дип белдерде ул.
Автомобильләр һәм мәктәп автобуслары тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты. Шул исәптән 735 автобус 863 мәктәп маршруты буенча 20 мең 928 укучыны йөртә.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177281/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 февраль 2021 - 06:10Рүзәл Юсупов: Милләтебезгә турылыклы булыйк!Елның бер ае үтеп китсә дә, туган тел проблемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми.43303
-
24 февраль 2021 - 10:48Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар Баулыда танылган композитор, Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендар шәхесе Ганс Сәйфуллинны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 26 февраль көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде.5600
-
24 февраль 2021 - 10:14“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан оештырылган “Солдат альбомы” конкурсы тәмамланды. Бу бәйге солдат альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итте.5600
-
24 февраль 2021 - 10:06Төрек галиме Сәркан Аҗар Төркия дәүләт сәясәтендә Акчураның роле турында сөйләде Сәркан Аҗар Акчураны «төркичелекнең атасы» дип атады, Төркия Җөмһуриятен коручы төркемгә зур йогынты ясавын ассызыклады.8200
-
24 февраль 2021 - 06:00Үткәндә калган авылым Авылда ялгыз яшәп калган бөкре, гарип-гораба дүрт карчыкның, пай җирләре өчен рәхмәт йөзеннән һәм өлкәннәр көне уңаеннан инвестордан бүләккә бер кап чәй, бер шешә май, бер банка куертылган сөт алып шатлануларын күрсәгез!5800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.24000
-
23 февраль 2021 - 06:00Хәрби дә, рәссам да! Ике дистә елдан артык гомерен янгын сүндерү, кешеләрне коткару өлкәсенә багышлаган рәссам ул – Айрат Шәйдуллин9101
-
22 февраль 2021 - 06:00Cания Әхмәтҗанова: Үземнән соң учагымда Дөрләп янар ялкын калсын! Югалмас авыл... Гел яшәр – Яңа заман тизлегеннән Бер адымга алда барса; Динле-денле, туган телле Кыйбласына тугры калса.23305
-
21 февраль 2021 - 06:00Мәчти авылы Татарның беренче рәсми мөфтие туып-үскән, заманында гөрләп торган Мәчти авылын хәзер картадан таба алмассыз...28001
-
20 февраль 2021 - 06:46Адашкан күбәләк 4 айлар тирәсендә әни кеше баланың уенчыкка карамавын сизеп ала, табибләргә мөрәҗәгать итә. Ике күзе дә сукыр, диләр…27103
-
20 февраль 2021 - 06:00Айга кырын карама (20-26 февраль) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!22400
-
19 февраль 2021 - 11:29Ил егете Мирсәет Йөзләрчә татар халык җырын репертуарына алган, аларны гомере буе эзләгән, туплаган, халыкка җиткергән, күпсанлы аудиоҗыентыкларга туплап чыгарган җырчы ул40202
-
19 февраль 2021 - 11:28Мәскәүдәге ташламалар, мөмкинлекләр безнең төшкә дә керәсе юк Россиядә яшәү шартлары иң югары дип исәпләнгән төбәкләр исемлеге төзелгән. Бу мактау тактасының беренче унлыгында Татарстан да булу сөендерә, әлбәттә! Әлеге рейтингны “РИА Новости” агентлыгы белгечләре төзегән. Алар төбәкнең 70 төрле күрсәткечләрен исәпкә алып эшләгән.14800
-
19 февраль 2021 - 11:25Гарәпләр чәй эчкәндә, немецлар кызыгып кала Татар халкының милли ризыгы чәкчәк Россия һәм чит ил туристлары арасында бик популяр. Аны күчтәнәч итеп алып китәләр. Хөкүмәт йортында 18 февральдә Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен Россия төбәкләре һәм чит ил базарына чыгару мәсьәләләренә кагылышлы матбугат конференциясе булды.20800
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.27700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика