Римма Ратникова Татарстан журналистлар берлеген йөз еллыгы белән котлады

Казан журналистлар берлеген төзү турында карар 1918 елның 21 декабрендә кабул ителгән.
Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстан журналистлар берлегенә йөз ел тула. Оешманы йөз еллыгы белән аның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.
Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе оешма тарихын искә алды. 1918 елның 21 декабрендә Казандагы берничә газета теләктәшлек төркеме оештыра һәм утырышта берләшү кирәклеге нәтиҗәсенә киләләр. 26 декабрьдә Казан журналистлар берлеге Татарстанда беренче иҗтимагый оешма булып оеша. 1930 елда ул бетерелгән. Яңартылган оешма бары тик 1950 еллар ахырында гына барлыкка килә.
“Безнең республикада беренче булып, СССР журналистлар берлегенә, катгый сайлап алу узып, Галим Рябков, Бари Корбанов, Юрий Любимов, Самуил Оффенгенден, Мәрьям Дибаева, Михаил Петров, Шәмси Хамматов керә. Барлыгы ТАССР журналистлар берлеге яңа чакырылышына 53 әгъза алына. Беренче булу хокукына алар иң талантлы, инициативалы, югары профессиональ журналистлар буларак лаек булалар”, – дип искәртә Римма Ратникова.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары республика көндәлек тормышында массакүләм-матбугат чаралары белән өзлексез элемтә булуына һәм Татарстан журналистлар берлегенең республикада иң зур иҗат берлеге икәнлегенә игътибарны юнәлтте. “Безне яраткан һөнәребез берләштерә. Безне аның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен иҗат итүдә туган республикабыз берләштерә”, - дип билгеләп үтте ул.
“Журналистлар хәрәкәтендә актив эш алып баручыларга, Журналистикага ышаныч һәм тугрылык белән хезмәт итүчеләргә зур рәхмәт. Интернет эрасы һәм гомуми цифрлашу шартларында һөнәргә тугры калуыгызны, үз аудиториягез өчен кызыклы булуыгызны һәм укучыларыгызның, караучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның ышанычын саклавыгызны телим!” – дип төгәлләде үз мөрәҗәгатен Римма Ратникова.
Фото: архив/Михаил Захаров
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177492/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 06:10Вахит Имамов: Сталин мирасы1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән38604
-
2 март 2021 - 06:00Татар сүзен олылаган Каран Күренекле табиб, әдәби һәм гыйльми китаплар авторы, милләттәшебез Әхмәд Ләбиб Каран үткән гасыр башында ук "татар" атамасы өчен төрлечә көрәшә1300
-
1 март 2021 - 10:25Теле барның-киләчәккә юлы бар “Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре” секциясендә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Владимир Зорин:”Халыкларны берләштерүдә телләрнең дә роле зур, чөнки, Россия элек-электән иң зур күпмилләтле дәүләтләрнең берсе”, - диде.5700
-
1 март 2021 - 10:20"Сиңа дәшәм кабат, Каюм баба...": Каюм Насыйриның туган авылында якташларын зурладылар Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган.4600
-
1 март 2021 - 10:06Яшел Үзән районында Каюм Насыйри исемендәге китапханә-музей ачылды 2017 елда Кече Шырданда мәгърифәтче акчасына XX гасыр башында төзелгән мәчетне реставрацияләү тәмамланды.5101
-
1 март 2021 - 10:01Камал театрында музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбәкеровны Данияр Соколов алыштырачак Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала.10000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17900
-
1 март 2021 - 06:00Кояшлы проектлар Киртәсез социаль мохит тудыру максатын күздә тоткан бу проектыбыз Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә беренче тапкыр оештырылган проект булып чыкты4001
-
28 февраль 2021 - 06:00Пар аккошлар кебек... Зәйтүнә Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган.13201
-
27 февраль 2021 - 06:30ТӘҮГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТЕНӘ 2230 ЕЛ Паркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы!10202
-
27 февраль 2021 - 06:00Айга кырын карама (27 февраль- 5 март) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!8201
-
26 февраль 2021 - 13:17Йорт кемнеке? Без дүрт туган үстек. Ике кыз, ике малай. Әтиебезне җирләгәндә иң кечкенә энебезгә – 4, миңа – олы кызга 15 яшь иде. Мәктәпне тәмамлап, авылда калдым. Клуб мөдире дә булып эшләргә туры килде, китапханәче дә... Кияүгә чыкканчы бөтен хезмәт хакымны әнигә биреп бардым. Шул акчага өйгә кухня кушып эшләттек, капка-койманы алыштырдык.21601
-
26 февраль 2021 - 12:33Туган телнең мөһимлеге нидә? Татарстанда Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык тәмамланып килә. Дөрес, быел республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы игълан ителгәнлектән, ана теленә, төрле милләт вәкилләренә багышланган проектлар күп булачак анысы. Мәдәни юнәлештә генә дә шундый 148 чара уздырырга планлаштырыла. Мәгариф өлкәсе дә читтә калмаячак.8000
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.32500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика