Путинга Казанда яңартылган "Мәскәү" мәдәни үзәген тәкъдим иттеләр

Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
Россия Президенты Владимир Путинга Казанда яңартылган “Мәскәү " мәдәни-спорт үзәген тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы хореография залын, гамәли сәнгать күргәзмәсен һәм үзәкнең башка бүлмәләрен карап чыкты. Әлеге чара Россия Президентының Татарстанга эш сәфәре барышында узды.
Путин классик мәдәният сарае нигезендә төзелгән яңартылган үзәкне карауны иркен залда тәмамлады. Анда Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Әңгәмә темасы булып "Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын тормышка ашыру торды.
"Казанда бүгенге чаралар белән мондый очрашулар һәм фикер алышулар сериясен башлап җибәрәсем килә. Без төп юнәлешләр буенча алга хәрәкәтебезне тәэмин итәргә тиешле илкүләм проектлар сериясен башлап җибәрәбез. Моңа без бик зур акчалар тупладык һәм финанслау чыганаклары турында карар кабул иттек. Боларның барысы да яхшы сәгать кебек эшли башларга тиеш", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Ул акча шактый күләмдә федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелә, ә эшнең төп күләме ил субъектларында бара, диде. "Шуңа күрә үзәк, төбәкләр, муниципаль дәрәҗәдә һәм бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы кешеләр арасында уртак эшне җайга салу бик мөһим. Болар иҗтимагый оешмалар, бизнес һәм һөнәри берләшмәләр”, — дип йомгаклады Россия Президенты.
Яңартылган “Мәскәү” мәдәният үзәге - шәһәр киңлеген шәһәр халкының заманча ихтыяҗларына туры китереп планлаштыру буенча масштаблы проектның бер өлеше.
Аның максаты - иске мәдәният сарайларын балалар һәм өлкәннәрнең физик, мәдәни һәм иҗади үсеше өчен яңа һәм кирәкле киңлеккә әверелдерү. "Мәскәү” үзәгендә иллеләп түгәрәк һәм секцияләр эшли. Аларда 1,1 меңнән артык кеше, шул исәптән — 386 пенсионер шөгыльләнә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180684/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.44200
-
9 август 2022 - 12:00Укытучы кыз бәхете (ХИКӘЯ) «Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...9100
-
9 август 2022 - 11:00Р.Гафаров: «Аксенов-фест»ның төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу» 19-21 нче августта Казанда лекцияләр, күргәзмәләр, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру, иҗади очрашулар узачак.7800
-
9 август 2022 - 10:00Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.9601
-
9 август 2022 - 09:00Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.10600
-
9 август 2022 - 06:25Бәбки авылы Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.14700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.26300
-
8 август 2022 - 13:00Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.14400
-
8 август 2022 - 12:00Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа.14600
-
8 август 2022 - 11:00Казан Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә Ростуризмнан субсидия алачак Тарихи үзәктә яңа эскәмияләр, фотозоналар, навигация, архитектура яктырткычлары һәм мультимедиа инсталляцияләре барлыкка киләчәк.12400
-
8 август 2022 - 10:00Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды Олы Әтнә авылында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда ремонт эшләре башланды.13900
-
8 август 2022 - 09:00Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.16102
-
8 август 2022 - 08:00Хикәятләр Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.24801
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.27101
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.103301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика