Мәдәни җомга

Минтимер Шәймиевкә Россия тарихчылар җәмгыяте Грамотасын тапшырдылар

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе тәкъдиме белән, 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда ЮНЕСКО оешмалары вәкилләре катнашында мәдәниятара диалог форумы уза.

Казан форумы ачылышында Минтимер Шәймиев Россия тарихчылар җәмгыятенең Грамотасы белән бүләкләнде. Аны "Ватан тарихы" ("История Отечества") фонды директоры, Россиянең тарихчылар җәмгыяте Советы президиумы әгъзасы Константин Могилевский тапшырды. Ул җәмгыятьнең җитәкчесе Сергей Нарышкиннан сәламнәр җиткереп, Минтимер Шәймиевнең тарихи мирасны саклауга зур өлеш кертүен ассызыклады.

Бүген тантаналы рәвештә Ратуша бинасында ачылган әлеге форумда ЮНЕСКОның 40 илдән 200дән артык вәкиле катнашты.

“Кешелек үсешенә кагылышлы актуаль проблемаларны күтәрү өчен иң демократик, уникаль халыкара мәйдан ул – ЮНЕСКО”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев бүген Казанда мәдәниятара диалог форумында.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызучы “Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев соңгы елларда ЮНЕСКО оешмасы белән актив эшләде. 2014 елда – борынгы Болгар шәһәрлегенең, 2017 елда Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успение чиркәве белән монастырьнең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искә алу җитә. Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче Президенты булган чорда, 2000 елда, Казан Кремле Татарстандагы тарихи һәйкәлләрдән беренче булып, әлеге исемлектә урын алган иде. Хәзер Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе вазифасын да башкара. ЮНЕСКОның 2009-2017 елларда генераль директоры булган Ирина Бокова сүзләренчә, Казанда ЮНЕСКО вәкилләрен җыеп, мәдәниятара диалог форумын оештырырга узган ел нәкъ менә Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән булган.

ЮНЕСКО илчесе үзенең чыгышында мәдәниятара диалогның әхлакый ягын, ягъни яңа буынның тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда җаваплылык мәсьәләсен күтәрде. Ул Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга бик күп халык – олысы-кечесе өлеш кертүен искәртте. “Бездә мәдәни мирасны саклау өчен хәйриячелек эшчәнлеге ныгыды. Без инде “Хәйриячеләр китабы”ның 8 томын нәшер иттек. Ярдәм күләменә карамастан, бөтен кешенең дә исеме тарихка кереп кала. Бүген без: “Күңел өчен чын күңелдән эшлибез”, - дип горурланып әйтәбез. 2010 елдан “Яңарыш” фонды эшләп килә. Безнең уртак тырышлыкның нәтиҗәсе буларак, Болгар белән Зөя шәһәрлекләре ЮНЕСКО мирасы итеп танылды. Безнең республикада һәр төрле милләт, дин, традиция һәм мәдәнияткә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә”, - диде Минтимер Шәймиев.

Форум ачылышында ЮНЕСКОның генераль директоры беренче урынбасары Син Цюй, Россиядә ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина кебек рәсми затлар бар иде.

Минтимер Шәймиев аларга Казан федераль университетының шәһәр читендәге обсерваториясе турында сөйләде. Мәгълүм булганча, республика әлеге объектны да ЮНЕСКО мирасы исемлегенә тәкъдим итәргә планлаштыра.

1828-1915 елларда яшәгән астроном Василий Энгельгардт исемен йөрткән обсерватория тарихи биналар һәм уникаль җиһазларны берләштергән тарихи комплекстан гыйбарәт.

“Казан университетын җитәкләгән астроном Дмитрий Дубяго обсерватория төзетә, ә аның дусты Василий Энгельгардт ул заман өчен иң алдынгы җиһазлар белән тәэмин итә. Бу ике дус вафатларыннан соң бер зиратта, обсерватория территориясендә җирләнүләрен васыять әйтеп калдыра. Энгельгардт 1915 елда Германиядә, Дрезденда вафат була, шунда җирләнә. Күпме еллар узгач, КФУ ректоры Илшат Гафуров тырышлыгы белән 2014 елда галимнең җәсады Казанга күчерелде. Зөя утрау-шәһәрлегендә без төзекләндергән чиркәүдә дин әһелләре һәм туганнары аның рухына багышлап гыйбадәт кылды. Шулай итеп, ул дусты янында, обсерватория территориясендә җиргә иңдерелде... Минемчә, тарихи һәйкәлләрне саклаганда, мәдәниятара диалог корганда рухи-әхлакый кыйммәтләр беренче урында торырга, яңа буын тарихи мирас өчен җаваплылык тоярга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

 

Ул форум кунакларына мөрәҗәгать итеп, “Йөз кат ишеткәнче, бер кат күр”, дигән халык мәкален искә алды. “Бездә халкыбызның мирасын һәм рухын күрсәтүче карарлык әйберләр бар”, - дип ул ЮНЕСКО оешмалары вәкилләренә форум көннәрендә Татарстан тормышы белән якыннан танышырга киңәш итте.

 

Сүз уңаеннан, 7 сентябрьдә Казанда Минтимер Шәймиевнең “От души – для души” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителәчәк. Анда Татарстанның беренче Президенты, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесенең сайланма чыгышлары һәм интервьюлары тупланган.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Гаделшина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: