Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады

Япониядән белгечләр җәлеп итеп, Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау буенча мобиль комплекс ясаганнар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Covid -19 коронавирусыннан авырулар дәвалана торган Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина персоналының эш шартларын тикшерде. Республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин белән селектор киңәшмәсеннән соң ук табиблар янына килде.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хастаханәнең махсус зонасында булыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов регламент буенча тиешле барлык санитар-эпидемиологик процедураларны үтте һәм махсус саклагыч костюм киде. Аны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин озатып йөрде.
«Оешма табиблары Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау өчен булдырылган беренче мобиль комплексны кабул итте. Мобиль комплексны Россия-Япония командасы эшләде. Комплексны җитештерү Казанда һәм Токиода җайга салынган», дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Мобиль комплекс зур булмаган чемоданга охшаган, система санаулы минутларда әзер була. Комплекс кан анализы алу өчен тиешле шартлар тудырылган һәр бинада эшли ала. Ул 10-20 минутта 10 патогенга кадәр мультидиагностика үткәрергә мөмкинлек бирә, шуннан соң 99,98 процент төгәллек белән нәтиҗә бирә.
Мобиль комплексны эшләтү өчен биоматериалны классик ысул белән — йоткылык өстеннән алу да җитә. Җайланманы чыгара торган Казан предприятиесе өч сменада эшли дә башлаган.
Фото: http://tatarstan.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?50302
-
17 август 2022 - 12:00«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.4600
-
17 август 2022 - 11:00Карурманга кереп бер җырлау күпме тора? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.6200
-
17 август 2022 - 10:00Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала «Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.6200
-
17 август 2022 - 09:00Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.8700
-
17 август 2022 - 08:00Морза кызы Хәлимә “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.9200
-
16 август 2022 - 13:00Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.13800
-
16 август 2022 - 12:00Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак 18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.12800
-
16 август 2022 - 10:00Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.14100
-
16 август 2022 - 09:00Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.14500
-
16 август 2022 - 08:00Татар шәмаиленә урын бармы? Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.15900
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.18200
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.14700
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.111201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика