Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте
Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.
Чит илләрдә популяр “Азу” хәләл-кафе пешекчеләре Венера Едзгверидзе һәм Алия Фәссахова ашамлыкны әзерләп карарга теләк белдергән кызлар белән бергә татлы, ягъни каклы һәм кипкән җиләк-җимешле татар милли витаминлы десерт әзерләү мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класс бүген IT-паркта үтте.
“Татлы дигән десерт термик эшкәртү таләп итми, шул сәбәпле бүгенге мастер-класста без нәкъ менә шушы ризыкны әзерләп күрсәттек. Безгә монда плитәләр белән эшләү бик кыен булыр иде. Татлы – IT-паркта әзерләп күрсәтеп була торган иң оптималь ашамлык”, - диде “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.
Пешекче сүзләренчә, “Азу” кафесы бар тикшерүләрне дә бик уңышлы үткән. “Казанда безнең 3 кафебыз бар, тиздән дүртенчесе ачылачак. Безнең кафе беренчеләрдән булып тикшерү комитетыннан бездә хәләл ризык һәм табигый продукт булу сәбәпле, әзерләргә һәм пешерергә рөхсәт алды. Тикшерү бик дәвамлы һәм таяныч булуга карамастан, без аны үттек”, - диде пешекче.
“Азу” кафесының шеф-пешекчесе сүзләренчә, әлеге хәләл-кафе чит ил кунаклары арасында бик популяр. “Германиядән, Кытайдан, Англиядән килгән кунаклар безнең ашамлыкларны мактап туялмыйлар. Һәм бу күренеш футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына гына кагылмый. Безнең кафе чит илләрдә бик популяр. Чит ил кунаклары безгә үзләрендә дә нәкъ менә татар кухнясы булган кафебызны ачарга тәкъдим иттеләр”, - диде шеф-пешекче.
Венера Едзгверидзе сүзләренчә, гурманнар арасында иң популяр ризык ул, берсүзсез, чәкчәк. “Татар чәкчәген бар җирдә дә беләләр”, - ди ул.
“Татлы – бик арзан ашамлык. Өйдә әзерләсәң дә, безнең кафеда сатып алсаң да, барыбер кыйммәт түгел. Безнең татлыга еш кына өйгә алып китү максатыннан заказ бирәләр. Өйгә китерү бездә юк, заказ бирүче үз ашамлыгын үзе алып китә. Мин бүгенге мастер-класста татлы әзерләү идеясен үзем тәкъдим иттем, чөнки татлы тәмле, баллы һәм бик күп көч куюны тәлап итмәгән ашамлык”, - дип тәмамлады “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Динә Йосыпова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.13000
-
21 май 2022 - 06:14Муса Чахоровский: Минем гомер – ерак бер ил, Офыкларга җәелгән... Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.2700
-
21 май 2022 - 06:00Айга кырын карама (21-27 май) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!2600
-
20 май 2022 - 10:00Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.6900
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.8100
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!8401
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.12800
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.18601
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.14900
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.19600
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.27201
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.20800
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.18802
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.20500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика