Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр

Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
Бүген Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм «Казан вертолет заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров катнашты.
Ми-38Т боралагы МИ-38 сертификатлаштырылган гражданнар вертолеты базасында төзелгән. Анда вертолетны санитар вариант итеп үзгәртү һәм өстәмә ягулык баклары урнаштыру мөмкинлеге каралган.
«Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Россия Оборона министрлыгы белән ике МИ-38Т боралагын сату турында килешү төзелгән. «Вертолетның барлык мөмкинлекләрен күрсәткәннән соң, безнең төп заказчы тарафыннан сату күләмнәре артыр дип өметләнәбез. Бу шулай ук безнең өчен тышкы базарларда яңа перспективалар ача. «Рособоронэкспорт» белән бу юнәлештә эш башланды инде», - дип искәртте Андрей Богинский.
Бүген шулай ук «Ансат» вертолетының сувенир ачкычын тантаналы төстә заказчыга – Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырдылар. Компания, үз чиратында, ачкычны «Рус вертолет системалары» компаниясенә (ул лизинг килешүе буенча 12 күп максатлы «Ансат» вертолеты алачак) тапшырды.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/23/175760/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.26601
-
22 май 2022 - 06:00Тату гаилә – бәхет нигезе Конкурсның йомгаклау этабында катнашкан гаиләләрнең һәркайсының үткәне, бүгенгесе үрнәк булырлык.16602
-
21 май 2022 - 06:14Муса Чахоровский: Минем гомер – ерак бер ил, Офыкларга җәелгән... Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.18401
-
21 май 2022 - 06:00Айга кырын карама (21-27 май) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!14400
-
20 май 2022 - 10:00Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.19300
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.18900
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!16301
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.21400
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.31501
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.25500
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.27800
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.37001
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.28900
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.25400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика