Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре узды

Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.

Узган ел Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре, халык бәйрәмнәре, халык иҗаты күргәзмәләре һәм бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларда 140 мең кеше катнашты.

Ел саен республика дәрәҗәсендә оештырыла торган милли бәйрәмнәр бар. Алар – татарларның “Сабан туе”, русларның “Каравон”, чувашларның “Уяв”, удмуртларның “Гырон быдтон”, мордваларның “Балтай”, мариларның “Семык”, керәшеннәрнең “Питрау” бәйрәмнәре, шулай ук славян бәйрәме – “Иван Купала” һәм төрки бәйрәм – “Нәүрүз”.

Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдәге татар милли-мәдәни автономияләре һәм татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән, 2018 елда татар милли бәйрәме Сабан туе тагын да популярлашты. Үткән ел 347 Сабан туе узды, бу сан аннан алдагы елдан 17гә күбрәк. Шул исәптән, 2018 елда 269 бәйрәм чарасы Россиянең 57 төбәгендә, ә 78 Сабан туе 28 якын һәм чит илләрдә билгеләп үтелде.

Республикада бүген 230дан артык милли-мәдәни иҗтимагый оешма эшли, алар 37 милләтне тәкъдим итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181389/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль

2
X