Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Үзбәкстанда «Татарча диктант» язучыларның иң кечесенә 5 яшь, иң олысына 77 яшь булган

Үзбәкстанның төрле шәһәрләрендә йөзләп кеше татарча диктант язды.

12 сентябрьдә дөньякүләм «Татарча диктант-2021» акциясе булды. Быел Үзбәкстанда йөздән артык кеше татарча диктант язган. Биредә диктант язучының иң яшенә — 5, иң өлкәненә 77 яшь булган.

Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Үзбәкстан Республикасының Ташкент, Җизак, Янгиюл, Сәмәрканд, Бохара, Нәваи, Үргәнеч, Карши, Фирганә һ.б. шәһәрләрендәге татар иҗтимагый-мәдәни үзәге активистлары кушылды.

Акция турындагы мәгълүмат Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Үзбәкстан Республикасының әйдәп баручы мәгълүмат каналларының сайтларында һәм социаль челтәрләрендә чыкты. 

 

 

Акция Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллегендә башланды. Диктант язарга Вәкиллек хезмәткәрләре, Идарә әгъзалары һәм Ташкент шәһәренең татар мәдәни-агарту үзәге һәм Татар яшләре советы активистлары җыелган. Акциядә балалар да катнашкан.

Татарча диктант язган кешеләрнең барысына да сертификат тапшырылган.

 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев