Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

“Җырларны аңлар өчен татар телен өйрәндем”

Ижевск шәһәрендә яшәүче Наталья Ермолина өч ел элек татар телен өйрәнә башлаган.

– Унбиш ел татар телен өйрәнәсем килеп йөргән иде. Өч ел элек Халыклар дуслыгы йортында Алсу Шәяхмәтова җитәкчелегендә татар теле курслары эшли башлады һәм шунда тел өйрәнергә язылдым. Нәрсә сөйләгәннәрен аңлыйм, әмма әле җөмлә төзеп сөйләргә авыррак. Социаль челтәрдәге “Әйдә! Online – Изучаем татарский” төркеменә дә кушылдым. Анда да үземә күп кенә мәгълүматлар алам, – ди ул.

Наталья Петровна “Асылъяр” татар җыр һәм бию ансамблендә рәссам-модельер булып эшли. Балалар өчен татар милли костюмнарын тегә. Татар телен өйрәнү теләге дә татар милли культурасына гашыйк булудан барлыкка килгән.

– Чигү үрнәкләре, читекләрдәге бизәкләр аеруча ошый. Бер читек алу хыялым бар әле. Татар җырларына да мөкиббәнмен. Аларны тыңлаганда, җырчының нәрсә турында җырлавын аңлыйсы килә иде. Телне өйрәнү теләге татар җырларындагы моң белән дә бәйледер әле. Җырчы җырлаганда берьюлы йөзләгән кош сайрый, чишмәләр чылтырый кебек. Иң яраткан җырчыларым – Айдар Фәйзрахманов һәм Фәгыйлә Чумарова. Аның «Кумыслы күл» җырын тыңларга яратам, – ди модельер.
Аныңча, татар телен белү ансамбльдәге балалар белән аралашуны да җиңеләйтә. Татар ансамблендә эшләгәч бу бигрәк тә мөһим, ди ул.  

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев