Мәдәни җомга

Яшьләрнең «Гыйлем” проекты

"Гыйлем" интернет проекты 2014 елда Актаныш гуманитар гимназиясендә барлыкка килә. Ул - татар телендә фәнни язмалар тәкъдим итүче интернет-портал. Проектның җитәкчеләре, әлеге гимназия тәрбиячесе Динар Шәйхетдинов белән шунда белем алган Айдар Шәйхин. Айдар 2015 елда гимназияне тәмамлап, КФУның хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кергәч, "Гыйлем" дә Казанга "күченә"...

"Гыйлем" интернет проекты 2014 елда Актаныш гуманитар гимназиясендә барлыкка килә. Ул - татар телендә фәнни язмалар тәкъдим итүче интернет-портал. Проектның җитәкчеләре, әлеге гимназия тәрбиячесе Динар Шәйхетдинов белән шунда белем алган Айдар Шәйхин. Айдар 2015 елда гимназияне тәмамлап, КФУның хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кергәч, "Гыйлем" дә Казанга "күченә" һәм әлеге институт галимнәре белән хезмәттәшлек итә башлый.
"Гыйлем"нең авторы Айдар Шәйхин үзе җитәкләгән проект турында болай сөйли:
- "Гыйлем"нең ике максаты бар. Беренчесе - ул татар телендә фәнне популярлаштыру, икенчесе - татар телен фән теле буларак үстерү, булган каза­ныш­ларны саклау, татар телендә беркайчан да яңгырамаган фәнни темаларны яктырту. Мәсәлән, тукыма инженериясе буенча беркайчан да татар телендә мәкаләләр язылмаган. Йөрәкнең тукыма инженерия­сенә багышланган мәкаләне тәрҗемә итеп бирдек. Безнең язмаларны төзәтүче, татарча яхшы белүче галимнәребез булу безгә зур ярдәм итә. Мәсәлән, КФУның микробиология кафедрасы җитәкчесе Равил Фахруллин, Уфадан химик Марат Мансуров та күп тәрҗемәләребезне редакцияли, төзәтмәләр кертә.
Без рәсми дәүләт органы булмасак та, тәрҗемәләрне һөнәри югарылыкта башкарыр­га тырышабыз. Әйткәнемчә, химия, биология, физика, математика буенча терминнарны татарчалаштыруда безнең кебек үк энтузиаст галим апа-абыйлар ярдәм кулын суза.
Әлбәттә, мондый эшчәнлекне дәүләт ярдәме белән алып барганда күпкә җиңелрәк тә, сыйфатлырак та булыр иде. Фәнни татар телен даими үстерү - дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эш бит.
Татарча фәнне аңлату юнәлешендә без тагын бер кызыклы проект башлап җибәрдек. Ике атнага бер тапкыр студентларны, яшьләрне "Хәлбуки" клубы лекторийларына чакырабыз. Монда татар галимнәре туган телдә фәнни-популяр лекцияләр сөйли. Мәсәлән, узган атнада шундый ике лекция тыңладык. Берсе: паразитлар турында, икенчесе быел Нобель премиясен алган язучы Кадзуо Исигурога багышланды. Безнең тәрҗемәче-энтузиастлар төркеме балалар өчен инглиз язучысы Джоан Роулингның Гарри Поттер китаплар сериясен тәрҗемә итә башлады. Мин үзем 2016 елда "Гарри Поттер һәм ләгънәтле бала" пьесасын тәрҗемә иткән идем. Гаҗәпкә каршы, ул татар укучылары арасында популярлык казанды. Шуннан соң, безнең төркем әлеге сериядән 7 китапны да татарчага күчерергә алынды. 2020 елга алар һәммәсе дә интернет китапханәгә куелыр дип ышанабыз. Бу эш, әлбәттә, түләүсез, энтузиаст волонтерлар тарафыннан башкарыла.
Безнең республикада кабул ителгән законнар ярдәмендә татар телен әле озак сакларга була. Мине телнең үсеше кызыксындыра. Әгәр телебез фәндә, интернетта кулланылмый икән, ул әһәмиятен югалта барырга мөмкин. Консерв банкасына салынган тел кирәкми, ә дөньядагы һәрбер сүзне аңлатып бирердәй камил, яшәүчән тел кирәк.
- Татар "википедия"сенә нинди бәя бирер идең? - дип сорыйбыз Айдардан.
- 2009 елдан башлап "википедия"гә татарча мәкаләләр, аңлатмалар язып торам. 2009 да анда 5 мең язма булса, бүген инде 70 мең. Татар википедия­сендә кешелекнең төп гыйлемнәреннән саналган барлык темаларга да мәгълүмат табып була. Бу юнәлештә эшләүчеләргә зур рәхмәт. Дөрес, аны ышанычсыз чыганак, дип сүгәргә яраталар. Әмма, биредә хата барлыгын күргән һәрбер кеше аны төзәтеп куя ала. Һәрхәлдә, википедия дөньяны үзгәртте. Ул - һәркемгә өйдән дә чыкмыйча белем алу мөмкинлеген тудырды. Ә бу хакта кешелек дөньясы гасырлар буе хыялланган бит.
- Татар халкы күп еллардан бирле Милли университет ачу турында хыяллана. Милли университетта студентлар укырга тиешме, әллә ул фәнни эзләнүләр үзәгеме?
- Милли университет татар милләтен алга җибәрәчәк зыя­лы яшьләр укытып чыгарырга тиеш. Көчле Милли университет традицияләреннән башка, милләт булып яшәве бик авыр. Үз-үзебезгә шундый сорау бирик: без бүген милләтме, әллә халык, этнос кынамы? Без ХХ гасыр башында милләт булып формалашканбыз. Әмма гасыр дәвамында, мөстәкыйль милли мәгариф системабыз булмау сәбәпле, милләттән халыкка әверелгәнбез.
Чынлыкта, Милли югары уку йорты ачу өчен бездә барлык шартлар да бар. Галим кешегә бер телдән икенче телгә күчү әллә ни авыр түгел. Элеккеге татфак, хәзерге КДАТУдагы татар бүлеге традицияләрен берләштергәндә дә үзе бер университет туа. Интернетта онлайн университет ачарга да була. Булган хезмәтләрне электрон форматка күчерү әлләни катлаулы эш түгел.
- Айдар, син 9 нчы сыйныфларга Бердәм йомгаклау аттестациясенә хәзерләнү өчен тарих һәм җәмгыять белеменнән татарча ярдәмлекләр дә чыгаргансың. Бу әрәм хезмәт кенә түгелме? Имтиханнарны барыбер русча тапшыралар бит.
- Быел 1 меңләп 9 нчы сыйныф укучысы имтиханнарны татарча бирде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы имтихан биремнәрен татарчага тәрҗемә иткән иде. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Укучыларның теләге генә булсын.
- Соңгы тапкыр сан алу вакытында 1 миллион татар, үзенең туган теле дип, рус телен күрсәтте. Телнең үлеме шул була түгелме соң инде?
- Үле телләрнең иң популяры - ул латин теле. Моннан 70 ел элек Рим папасы Ватикан чиркәвендә латинча чыгыш ясаган. Хәзерге папа итальянча сөйләшә. Яки иске славян телен алыйк. Ул - бай тел. Аны белүчеләр дә бар. Әмма ул бүгенге тормыштагы төшенчәләрне белдерергә сәләтле түгел. Шул сәбәпле, кулланудан төшеп калган. Татар теленең үлә баруына тормышта мисаллар күп. Иң элек куллану даирәсенең тарлыгы телне үлемгә илтә. Икенчедән, фәнне татарча аңлатып бирә алмаучы галимнәр телнең үлеменә сәбәпче. Өченчедән, кечкенәдән үк рус телен бик яхшы үзләштергән татар балалары русча фикер йөртә, гәрчә сөйләгән сүзе татарча булса да. Мәсәлән, "Кайчан мин мәктәпкә барам, шунда очрашабыз", - дигән җөмләне татарча дип буламы? Бу русчадан калька. Кыскасы, татар телен бөтенләй үтерәчәк буын әле үсеп кенә килә. Алар туганнан бирле русча интернетта утыра. Шуңа күрә рус телен камил белә. Татар телен никадәр яратса да, аңа фикерен русча белдерү күпкә җиңел. "Гыйлем" үзәге нәкъ менә газиз телебезне саклап калу өчен көрәшә. Безнең максат - үзебезнең укучылар санын арттыру. Соңгы арада шәхес буларак камилләшү, сугыш осталыгы, бизнес идеяләр турында китаплар тәрҗемә итәбез. Кызыксынучы татар яшьләре күп. Тел тормыштан аерылмаса, аның гомере озын булыр.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: