Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Васил Шәйхразыев Яшел Үзәндә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күчмә киңәшмә уздырды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эшлекле сәфәр Яшел Үзәндә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә узды. Анда Биектау, Әтнә, Питрәч районыннан килгән делегатлар да катнашты.

Кунаклар иң беренче шәһәрнең 1нче лицеенда булып, китапханә һәм күпмилләтле мәктәп тарихы музее белән танышты.

 

“Йолдызлык” прогимназиясенең телләрне өйрәнүнең үз программасы бар. Быел алар Россия Федерациясе шәһәрләре арасында “Мәдәни күперләр” проектын гамәлгә ашыра башлаган. Аның ярдәмендә Ижау, Самара, Киров балалар бакчалары белән теле-күпер ярдәмендә элемтәгә чыккан. Максатлары башка шәһәрләр белән дуслык элемтәләре булдыру, татар мәдәниятен ныгыту, традицияләрен, милли уеннарын, бәйрәмнәрен популярлаштыру. Алга таба Санкт-Петербург, Краснодар, Владимирда яшәүче коллегалары белән дә элемтәгә чыгачаклар. Бу алымны кунаклар да югары бәяләде.

Киләсе тукталышта “Яшел Үзән музыка театры” үз ишекләрен ачты. Биредә кайбер спектакльләрдән костюмнар күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук татар фольклоры мотивлары буенча куелган “Айлин һәм Данияр” мюзиклыннан өзек тәкъдим ителде.

 

 

Горький исемендәге мәдәни үзәктә делегатларны район учреждениеләре әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Олы Ачасырда урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре район җирлегендә үскән шифалы үләннәрдән чәй тәкъдим итте. Музей кызлары аны нәкъ менә Каюм Насыйри рецепты буенча әзерләгән.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “түгәрәк өстәл”дә шулай ук Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев, Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, укытучылар катнашты.

Яшел Үзәндә мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында эшне оештыру турында район

Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков сөйләде. Район һәм шәһәрдә төрле милләт балалары укый. Шулай булса да, милли сыйныф ачу ихтыяҗы юк. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева җиткерүенчә, алар район буенча сибелгән, бигрәк тә Осиновоның С.К.Гиматдинов исемендәге гимназиядә белем алучылар саны күп. Яшел Үзәндә Якшәмбе мәктәбенең булмавы да исәпкә алынды, моның буенча алга таба эшләү бурычы куелды.

 

yashel-uzan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X